Анна Семён кызы Голубкина () (16 гыйнвар 1864, Зарайск - 7 сентябрь 1927, Зарайск) - рус сынчы.

Анна Семёновна Рязань губернасының Зарайск шәһәрендә (хәзерге Мәскәү өлкәсе) мещан bске йолалык гаиләсендә туган. Егерме биш яшендә Мәскәүгә укырга китә, архитектор А.О. Гунстның нәфис сәнгать классына укырга керә (1889-1890 еллар). С.И. Ивановның Мәскәү рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура училищесында берничә ел укый. 1894 елда Санкт-Петербургта Император Сәнгать академиясе каршындагы училищеда укый.

1895 елдан башлап, Анна Голубкина, укуын дәвам итү сыйфатында, озаклап Парижда яши. 1897 елдан француз сынчы Огюст Роден консультацияләреннән файдалана.Голубкина Анна Семеновна//Хронос Язгы Париж салонында 1899 елда Париж академиясенең бронза медаленә "Картлык" () скульптурасы өчен лаек булды.

1899 елда Мәскәүгә кайта. Анна Голубкина студент елларыннан социал-демократик түгәрәкләрдә катнашты. Беренче Рус революциясенең елларында марксист әдәбиятын саклау һәм тарату өчен кулга алына. Ул төрмәгә ябылу елына хөкем ителгән, ләкин сәламәтлеге торышы буенча чыгарылган һәм Полициянең күзәтүенә куелган.5 побед и 5 поражений Анны Голубкиной //Культура.РФ 1910 елдан башлап үзенең Зур Лёвшинск каләмендә яши һәм эшли (хәзер бу адрес буенча - А.С. Голубкина Музей-остаханәсе, Дәүләт Третьяков галереясе бүлеге). Мәскәү коммерция училищесында (1904-1906 еллар), Пречистенский эшчеләр курсларында (1913-1916 еллар) һәм ВХУТЕМАСта (1918-1922 еллар) укыткан.

Истәлек Анна Голубкина хөрмәтенә Чулпандагы кратер аталган.Planetary Names: Crater, craters: Golubkina on Venus Анна Голубкина хөрмәтенә Кара диңгез Флотының йөк корабле. Галерея

Искәрмәләр

Төркем:Русия скульпторлары Төркем:ХIХ гасыр скульпторлары Төркем:ХХ гасыр скульпторлары Төркем:Авангард скульпторлары Төркем:Марксистлар Төркем:Хатын-кыз скульпторлар