Король Габдулла I мәчете (, мәсҗит әл-Мәлик Габдуллаһ әл-әүвәл) — Иордания башкаласы Амман шәһәрендә 1982 һәм 1989 еллар арасында төзелгән мәчет. Намаз бүлмәсендә берьюлы 3000 мөселман дога кыла ала. 2006 елга кадәр ул Амманның иң зур мәчете санала.
Мәчет архитектурасы зәңгәр мозаикалы гөмбәзе белән үзенчәлекле.
Мәчет комплексы — Амманның киң таралган туристлык үзәге.
Тарих 1989 елда бабасы — Иорданиянең беренче короле (1946—1951) Габдулла ибне Хөсәен (1882—1951) хөрмәтенә Иордания короле тарафыннан төзелгән.
2006 елның 11 апреленнән Король Габдулла I мәчете «Иордания Милли мәчете» булудан туктый. Ул исемгә 2004—2005 елларда Габдулла І нең әтисе Хөсәен ибн Гали әл-Хашими истәлегенә төзелгән лаек булган.
Сылтамалар König Abdullah – Moschee مسجد الشهيد الملك عبدالله بن الحسين (Mosque of the Martyr, king Abdullah Ibn al-Hussein)
Моны да карагыз Иорданиядә ислам
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Иордания мәчетләре Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:1989 елда төзелгән мәчетләр