Мөхәммәт Гали-паша мәчете () — Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә урнашкан борынгы мәчет. 1831 елда Төркия хакимлегеннән баш тартып, Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлаган хөрмәтенә аталган.

Тарих Мәчет Каһирә төзелгән биек калкулыкларның берсендә урнашкан. Төзелеш 1830 елда Мөхәммәт Гали-паша идарә иткәндә башлана, 1848 елда Габбәс Һилми-паша идарәсе вакытында тәмамлана.

1831 елда Мөхәммәд Али төрек хакимлегеннән баш тарта һәм Мисыр белән мөстәкыйль идарә итә башлый.

Архитекторы — Боснияле Йосыф.

Архитектурасы Мәчет төзелешендә, Каһирәдә Мөхәммәт Гали-паша төзеткән башка биналар кебек үк, XVIII гасырда Истанбулда гамәлдә булган барокко һәм рококо стиле кулланылган.

Намаз бүлмәсенең мәйданы — 1600 квадрат метр. Гөмбәзенең диаметры — 21 метр, биеклеге — 52 метр, ике манарасының биеклеге — 82 метр. Калкулыкта урнашканга, мәчет манаралары Каһирәнең теләсә кайсы почмагыннан яхшы күренә.

Сылтамалар مسجد محمد علي

Моны да карагыз Мисырда ислам

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Мисыр мәчетләре Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:1848 елда төзелгән мәчетләр