Иске Солтангол — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Топонимия Солтангол авылы үзенең күп санлы чишмәләре белән аерылып тора. Кемнең табып, чистартып куюына карап, чишмәне шул кеше исеме белән атап йөрткәннәр: Ильяс чишмәсе, Мөхсинә чишмәсе, һ.б. "Салкын чишмә" дигәне суының тешләрне камаштырырлык булганда шул исем йөргән. Элгәре елларда Ленин бабай капкасы булган, шул урамны икегә аерып торган. Якын тирәдә Тимеркүл чокыры, Мулла тавы, Каенлыкүл чокыры, Салкын Чишмә чокыры, Әхмәтгали посадкасы, Гобәй посадкасы кебек урыннар бар. Солдат басуы - имештер, сугыш вакытында биредә бер солдат вафат булган да, аның өрәге һаман да шул басуда адашып йөри. Күз эленә башлаган кичке вакытта әлеге басуга юлыксаң, адашу мөмкинлеге дә бик зур.

Халык саны

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 93 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 98,92%, башка халыклар — 1,08%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Танылган шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Инсан Хөсәенов (1956), «Агыйдел» ансамбленең баш балетмейстеры (1982 елдан), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988). Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ Татарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы виртуаль музее (https://tatfrontu.ru/tt/cards) "Бер "Тамыр"дан" китабы (Хозяйство "Тамыр": история и настоящее. Очерки) Авторы-составители: Гелюся Рауфовна Закирова, Лейсан Фаукатовна (15.10.2019)