Урал () – Татарстан АССР Зәй районы Александр Бистәсе авыл советына караган, 1983 елда юкка чыккан торак пункт (авыл). География Авыл Урман Зәе (Ирнә) елгасының сулъяк кушылдыгы булган Урал инеше ярында, Зәй — Александр Бистәсе — Бохарай автомобиль юлыннан 4 км эчтәрәк, Зәй тимер юл станциясеннән 16 км ераклыкта урнашкан. Координаталары: киңлек 55.204256, озынлык 52.086225 Заинск на карте. Урал. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Демография ХалыкИстория поселка Урал. «Татары без границ»1926194919581970197919892002201040 91877548621 (татар)Александро-Слободское сельское поселение. История поселения. zainsk.tatarstan.ru, 26.05.2016 Төп халык – руслар. Тарих Яңа торак пункт 1926 елда Александр Бистәсе авылыннан аерылып чыккан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән. Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1930—1931 елларда «Урал» авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Артельгә 22 хуҗалык берләшә, аларга 300 га авыл хуҗалыгы җире, шул исәптән 234 га сөрүлек җирләр бүленеп бирелә. Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 22 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган). 1930 елдан авыл Акташ районына, 1948 елдан Зәй районына, 1963 елдан Чаллы районына, 1986 елдан Зәй районына караган Просвет. Tatarica. Татарская энциклопедия. 1950 елда, колхозларны эреләндерүнең беренче дулкынында, 4 күмәк хуҗалыктан – «Новая жизнь», «Пролетарий» (Александр Бистәсе), «Красный Яр» (Красный Яр), «Урал» (Урал) бер эреләндерелгән колхоз – «Кызыл партизан» (үзәге Александр Бистәсе) төзелә. 1951 елда, укучы балалар саны азаю сәбәпле, авылдагы башлангыч мәктәп ябыла. 1958 елда «Кызыл партиза»н колхозына «2нче бишьеллык» (Киселевка) һәм «3нче бишьеллык» (Просвет) колхозлары кушылаАлександровская Слобода. Tatarica. Татарская энциклопедияУрал. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 236-237.. 1970 елда «Кызыл партизан» колхозы шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртеп корыла. Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый. Авыл кешеләренең күпчелеге Зәй шәһәренә китеп төпләнә. Бер өлеше кире Александр Бистәсенә әйләнеп кайта, бер өлеше якындагы шәһәрләргә, шул исәптән Түбән Камага, Әлмәткә һ. б. күчеп китә. 1983 елда авыл яшәүдән туктый . Әдәбият Урал. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 236-237. Сылтамалар История поселка Урал. «Татары без границ» Искәрмәләр
Төркем:Зәй районының торак пунктлары Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары