Иж-Бубый мәдрәсәсе, «Буби» мәдрәсәсе — Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волоосте Иж-Бубый авылында 1881 елда ачылган мәдрәсә. Идел буе һәм Урал алды халыкларының мәгърифәтендә зур урын биләгән уку йорты. 1895 елдан мәдрәсәне Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җитәкли һәм мөгаллимлек итә. 1908 елда мәдрәсә каршында хатын-кызлар класслары ачыла. Анда Мөхлисә Буби укыта. 1911 елда мөгаллимнәр һәм шәкертләр «панисламизмны пропагандалауда» гаепләнә, мәдрәсә ябыла Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.91. ISBN 0-9530650-3-0.
Тарих
Ул элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылында 1881 елда оештырыла. Башка татар мәдрәсәләре белән беррәттән, ул да XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында зур үзгәрешләр кичерә. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Укыту расписание буенча алып барыла, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла; уку елы ахырында имтиханнар уздырыла.
Россиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала. Мәдрәсәдә һәр атнада әдәби, фәнни кичәләр уздырыла. Мәдрәсәнең бай китапханәсе, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгы була.
Иж-Бубый мәдрәсәсенең уңышларга ирешеп чәчәк ату елларында аның белән бертуган Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар җитәкчелек итә.
Бу авылда Россиядәге мөселман хатын-кызлар өчен иң беренче уку йортларыннан кызлар мәдрәсәсе дә эшли. Ул Мөхлисә Бубый карамагында була.
Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган Иж-Бубый мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында Россия хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла. Җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына.
Шәхесләр Җитәкчеләре
Мөгәллимнәре
туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1869 Мөхлисә Бубый казыйукытучыпедагогукытучы Mukhlisa Bubi 1937-12-23 1871-11-09 Габдулла Буби язучыпедагог 1922-02-07 1883-05-19 Нәҗип Думави Кизләү мәдрәсәсе«Касыймия» мәдрәсәсе язучышагыйрьукытучымулла 1933-05-05
Шәкертләре
туу датасы Исем һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1873-09-20 Даут Гобәйди шагыйрьтәрҗемәчеукытучыимам КыдырлыИске Кызыл ЯрСарсак-Умга 1919-04-19 1890-05-03 Шакир Һиләлетдинов 1974-06-15 1891-01-161891 Гаяз Максуди математикукытучытелбелгечтөркиятчежурналист Казан (Идел буе) федераль университетыТатарстан Республикасының милли музееГыйльми ҮзәкМәгариф«Кызыл Армия»«Ватаным Татарстан»Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыТатар дәүләт гуманитар-педагогика университетыСәмәрканд дәүләт университеты 1942 1892 Гобәйдулла Балтанов 1930 1899 Сания Гыйффәт язучышагыйрьукытучы 1957-04-12
Фотогалерея
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарстан. Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре-2011. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Сылтамалар
Бубыйлар мирасы
Моны да карагыз Иж-Бубый авылы тарихы музее Габдулла Буби Гобәйдулла Буби Мөхлисә Буби
Төркем:Әлифба буенча мәдрәсәләр Төркем:1881 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1911 елда ябылган уку йортлары Төркем:Татарстан мәдрәсәләре Төркем:Казан губернасы