Югары төзелешле үсемлекләр, эмбриофитлар – тукымаларга дифференциация хас булган үсемлекләр.
Югары төзелешле үсемлекләр барлыкка килүе белән Җир шарының яшәешендә яңа эра башлана. Башта алар җылы сулыкларда, диңгез ярларында гына яшәсәләр, хәзер инде коры җирдә өстенлек итәләр. Югары төзелешле үсемлекләрнең коры җирдә яшәүгә җайлашуы, тора-бара коры җирне биләп алуы хайваннар эволюциясенә дә зур этәргеч бирә. Эволюция нәтиҗәсендә тереклекнең искиткеч күп төрле формалары барлыкка килә, Җирнең кыяфәте тулысынча үзгәрә.
Югары төзелешле үсемлекләр — коры җир үсемлекләре бергәлекләренең төп төркемнәре. Урманнар, дала һәм болыннар, сазлыклар тулысынча диярлек югары төзелешле үсемлекләрдән тора. Аларның табигать һәм кеше тормышындагы әһәмиятен әйтеп бетергесез. Авыл хуҗалыгы культуралары (кайберләрең исәпкә алмаганда), дару үләннәре, төзү, йорт җиһазлары ясау өчен файдаланыла торган үсемлекләр — барысы да югары төзелешле үсемлекләр!
Югары төзелешле үсемлекләрнең төр саны гаять зур — 300 000 нән артык! Мүкләр, плауннар, наратбашлар, абагалар, ачыкорлыклылар, ябыкорлыклылар — үзләренең тышкы кыяфәте, төзелеше, биологик үзенчәлекләре буенча искиткеч күптөрле. Ләкин аларны уртак билгеләр берләштерә.
Югары төзелешле үсемлекләрнең килеп чыгышы right|thumb|200px|Rhynia (риния), риниофитларның төзелешенә реконструкция Югары төзелешле үсемлекләр палеозой эрасының силур периодында якынча 400 млн ел элек барлыкка килгән. Галимнәр фикеренчә, югары төзелешле үсемлекләр суүсемнәрдән килеп чыккан. Моны түбәндәге фактлар дәлилли: Геологик эзлеклелек: югары төзелешле үсемлекләр эрасына кадәр суүсемнәр эрасы урын алып торуы; Югары төзелешле үсемлекләрнең ата җенес күзәнәкләрендәге камчылар һәм аларның ирекле йөзүгә сәләтле булуы; Югары төзелешле үсемлекләрнең һәм күп кенә суүсемнәрнең буын чиратлашуындагы охшашлыклары; Иң борынгы югары төзелешле үсемлекләр — риниофитлар (Rhyniophyta) белән суүсемнәр арасындагы охшашлык: тәннең әгъзаларга бүлгәләнмәве һәм дихотомик тармаклану; Хлоропластларның төзелешендәге һәм функциясендәге охшашлыклар; Югары төзелешле үсемлекләрнең күбесендә җенси процессның сулы тирәлектә баруы. Эволюцион үсеше никадәр түбән булса, аларның женси процессы су булуына шулкадәр күбрәк бәйле.
Шулай итеп, югары төзелешле үсемлекләрнең суүсемнәрдән килеп чыгуын раслау өчен житәрлек нигез бар. Ләкин нинди суүсемнәрдән килеп чыгуы мәсьәләсенә карата гына галимнәр арасында әлегә бердәм фикерләр юк. Кайбер галимнәр (Л. Л. Тахтаджян, Б. М. Козо-Полянский, В. Г. Хржановский һ. б.) югары төзелешле үсемлекләр эволюция барышында үлеп беткән яшел суүсемнәрдән килеп чыккан дип исәплиләр.
Югары төзелешле үсемлекләрнең һәм яшел суүсемнәрнең пигмент составындагы бертөрлелек һәм фотосинтез барышы, камчы аппаратының бер типлы төзелеше, яшел суүсемнәр арасында коры җир формалары очравы, күзәнәк тышчасында, кутин матдәсе булуы, мәсәлән кладофорада, бериш запас матдә — крахмал туплануы, катлама формаларының күптөрлелеге һәм башка билгеләр югарыда әйтелгән галимнәрнең төп дәлилләре булып тора.
Әлбәттә, югары төзелешле үсемлекләрнең килеп чыгышына бәйле башка фикерләр дә бар. Бу мәсьәләгә тагын да ныграк ачыклык кертү өчен, киләчәктә тикшеренүләр үткәрү зарури.
Морфологик һәм анатомик үзенчәлекләре
Морфологик үзенчәлекләр
Коры җирдә тереклек шартлары судагыдан нык аерыла. Сулы тирәлектә үсемлекнең барлык өлешләре дә бертөрле яшәү шартларында була, су һәм минераль матдәләрне бөтен тән өслеге белән суыра. Шуңа күрә бу шартларда тәннең аерым органнарга бүлгәләнүенә этәргеч юк.
Югары төзелешле үсемлекләр, судан коры жиргә күчкәндә, бөтенләй үзгә шартларда кала. Аларга ике тирәлеккә: һавага һәм туфракка җайлашырга туры килә. Бу исә организмның төзелеше үзгәрүенә көчле этәргеч бирә.
Миллион еллар буена барган эволюция нәтиҗәсендә генә югары төзелешле үсемлекләр яңа яшәү шартларына җайлаша һәм, ике төрле тирәлеккә ярашып, тән өлешләрен дифференцияли, шул сәбәпле коры җирдә яшәргә мөмкинлек бирүче төп морфологик органнар: бәбәк һәм тамыр барлыкка килә.
Морфологик органнар барлыкка килү үсемлекләр дөньясы эволюциясендә зур вакыйга булып тора һәм югары төзелешле үсемлекләрнең алдагы эволюциясенә киң мөмкинлекләр ача.
Әлбәттә, аларның төзелешендә яңа үзенчәлекләр кинәт кенә барлыкка килмәгән, үсешнең арадаш баскычлары да булган. Мәсәлән, иң борынгы коры җир үсемлекләре риниофитларның әле сабагы, яфрагы, тамыры да булмаган, аларның тәне дихотомик тармакланган цилиндрик формалы җир өсте органнарыннан — теломнардан (гр. телос — оч) һәм җир өстендә таралып үсүче органнардан — ризомоидлардан (гр. ризома — тамырча) торган.
Эволюция барышында телом һәм ризомоидлардан бәбәкләр һәм тамырлар барлыкка килгән. right|thumb|200px|Яфраклар төрләре Яфраклар һәм бөреләр урнашкан сабакның теломнардан барлыкка килүе күп санлы казылма үсемлекләрдә күзәтелә. Сабак теломнар төркемнәреннән барлыкка килгән.
Яфраклар ике төрле ысул белән барлыкка килгән. Шуңа күрә яфракларның эволюциясендә микрофилл (гр. микро кечкенә, филл — яфрак) һәм мегафилл (мега- — зур) эволюцион юнәлешләр күзәтелә. Плаунсыманнарда (Lycopodiophyta) яфраклар телом үсентеләресыман барлыкка килгән, болар — энацион яфраклар, яки филлоиллар (микрофилл эволюцион юнәлеш).
Башка югары төзелешле үсемлекләрдә яфраклар теломнар төркемнәренең бер яссылыкта урнашуы һәм үзара кушылып үсүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Болар — теломлы яфраклар (мегафилл эволюцион юнәлеш). Микрофилл яфраклардан аермалы буларак, мегафилл яфракларның сеңерчәләр системасы бик катлаулы була.
Хәзерге күпчелек абагалардагы кебек, яфраклар башта споралар өлгерү урыны булып хезмәт иткән һәм фотосинтез процессын үтәгән. Ләкин эволюция процессында әлеге функцияләр арасында әкренләп бүленеш барган һәм спорофиллар (спора өлгертүче яфраклар), трофофиллар (вегетатив, тукландыручы яфраклар) барлыкка килгән. Киләчәктә спорофиллы бәбәкләрдән спора өлгертүче башаклар, стробиллар һәм чәчәкләр формалашкан.
Шул рәвешле, сабаклы-яфраклы бәбәкләрнең барлыкка килүе теломнар төркемнәренең үзара берләшүе, сабак белән яфракның функцияләре аерылуы нәтиҗәсендә булган.
Җир өсте органы дифференцияләшүе белән бергә тамыр да эволюция кичерә. Ризомоидлар элек җир өстендә таралып үскән булса, тора-бара тирәнгә үсә төшеп һәм күп тапкыр тармакланып, тамыр системасы барлыкка китерә. Беренче булып өстәмә тамырлар барлыкка килә (плаунсыманнарда). Югары споралы үсемлекләрнең башкаларында да (наратбашсыманнарда, абагасыман нарда) тамыр системасы өстәмә тамырлардан тора. Үзәк тамыр орлыклы үсемлекләрдә генә барлыкка килә.
Шулай итеп, югары төзелешле үсемлекләрнең (риниофитлар, кайбер мүксыманнарны исәпләмәгәндә) төп морфологик үзәнчәлеге—аларның бәбәк һәм тамыр системасы булуы. Кайбер үсемлекләрнең сулы тирәлектә яшәүгә әйләнеп кайтуы яки паразитлык итүгә күчүе бу органнарның өлешчә яки тулысынча редукциясенә китерә.
Бәбәк һәм тамыр системасы барлыкка килү югары төзелешле үсемлекләрнең коры җирдә яшәүгә күчүенә һәм шушы шартларга җайлашуына бәйле.
Ни өчен соң бәбәк һәм тамыр системасында шундый катлаулы бүлгәләнү күзәтелә? Үсемлекләр туклыклы матдәләрне тәненең бөтен тышкы өслеге белән суыра. Димәк, вегетатив органнарның әйләнә-тирәлек белән орыну өслеге зуррак булган саен, туклыклы матдәләр күбрәк йотыла.
Организм үскән саен аның күләме белән тән өслеге арасындагы нисбәтнең бозылуы күзәтелә. Мәсәлән, үсемлекнең өслеге 4 тапкыр артканда аның күләме 8 тапкырга арта, ә инде өслеге 9 тапкырга зурайганда, күләме 27 тапкырга зурая. Шуңа күрә үсемлектә тереклек эшчәнлеген тәэмин итү өчен уңайсыз халәт барлыкка килә. Әлеге хәл булмасын өчен, тән бүлгәләнергә, ягъни үзенең өслеген арттырырга тиеш. Тән өслегенең зураюы органнарның буйга үсүе, күп тапкыр тармаклануы һәм яссы органнар (яфраклар) барлыкка килүе белән үтәлә. Бу фото-синтезны яхшыртырга һәм туклыклы матдәләр йоту өслеген арттырырга мөмкинлек бирә. Әлеге күләм һәм өслекнең үзара нисбәтенә нигезләнгән принцип үсемлекләр эволюциясендә зур әһәмияткә ия.
Анатомик үзенчәлекләре
Югары төзелешле үсемлекләргә катлаулы анатомик төзелеш хас. Алар — барысы да күп күзәнәкле организмнар. Күзәнәкләре югары специальләшкән тукымаларга берләшкән. Тукымалар барлыкка килү аларның коры җирдә яшәүгә күчүенә һәм кырыс шартлар белән очрашуына бәйле.
Япма тукыма. Үсемлектә органнарны кибүдән саклый торган махсус тукыма — әпидерма барлыкка килә. Үсемлек коры җирдә эпидермасыз яши алмый. Тәмам үсеш алган әпидерма риниофитларда ук очрый. Үсемлек коры җир шартларына ныграк җайлашкан саен, әпидерма көчлерәк үсеш ала. Эпидерманың төзелеше аның функциясенә туры килергә тиеш:
Үсемлекне кибүдән, механик тәэсирдән, температура тирбәлешләреннән, микроблар үтүеннән саклау. Шуңа күрә әпидерма күзәнәкләре тыгыз урнаша һәм күпчелек очракта кутикула, балавыз, трихомалар белән каплана. Хлоропластлы күзәнәкләргә углекислый газлы һаваның иркен үтеп керүенә мөмкинлек бирү. Бу — эпидермада авызчыклар булу ярдәмендә тормышка ашырыла. Аларның функциясе — газ алмашын һәм транспирацияне тәэмин итү.
Эволюция процессында япма тукымаларның башка төрләре дә (перидерма һәм кайры) барлыкка килә.
Үткәргеч тукыма. Үсемлекләр коры җиргә чыгу белән, аларның җайлашуы вегетатив тәннең төрле функцияне үтәүче 2 өлешкә — җир өсте һәм җир асты органнарына бүленүеннән башлана. Шуңа күрә суны — җир өсте органнарына, ә органик матдәләрне җир асты органнарына үткәрү зарурлыгы туа. Эволюция нәтиҗәсендә ике төрле үткәргеч тукыма— ксилема һәм флоэма барлыкка килә.
Ксилема су һәм минераль матдәләрне тамырдан башка органнарга үткәрү функциясен үти. Иң әүвәл трахеидлар барлыкка килә, алар риниофитларда ук табылган. Шуннан соң эволюция барышында тагын да камилрәк үткәргеч элементлар — трахеялар (сосудлар) хасил була. Трахеидлар югары споралы үсемлекләргә, шулай ук ачыкорлыклыларга хас. Барлык ябыкорлыклыларның ксилемасы сосудлардан тора. Башка төркемнәрдә исә сосудлар аларның кайбер вәкилләрендә генә очрый. Күзәнәк тышчасы калынаю сәбәпле, ксилема механик функцияне дә үти.
Фотосинтез вакытында барлыкка килгән органик матдәләрнең яфраклардан башка органнарга агымы флоэма буйлап тормышка ашырыла. Югары төзелешле үсемлекләрнең эволюциясе барышында флоэма элементлары шулай ук байтак морфологик һәм функциональ үзгәрешләр кичерә. Башта — иләксыман күзәнәкләр, аннан соң иләксыман көпшәләр барлыкка килә.
Эволюция дәвамында үткәргеч элементлар — үткәргеч бәйләмнәргә, ә аннан соң үзәк цилиндрга — стелага берләшә. Үзәк цилиндр риниофитларда ук табылган, анда ул иң садә төзелешле протостела тибында (флоэма ксилеманы әйләндереп ала, үзәге юк). Протостела өч төрле була: гаплостела, актиностела, плектостела. Протостела — башка стелаларның башлангыч тибы.
Стеланың катлаулы бүлгәләнүендә төп сәбәп булып, ксилема һәм флоэманың әйләнә-тирә белән орыну өслеге мәйданын арттыру омтылышы тора. Киредә шул ук күләм һәм өслекнең үзара нисбәте принцибы күзәтелә. Моннан тыш, ксилеманың үзәктән кырыйга күчүе һәм көпшәле структура хасил итүе механик мәгънәгә дә ия.
Механик тукыма. Сулы тирәлектә көчле механик тукыма булдыру үсемлекләргә бик үк кирәк тә түгел, чөнки су, һавадан тыгызрак тирәлек буларак, үзе дә тотрыклылыкны тәэмин итә. Ә коры җир шартларында вегетатив тәнне кояш нурларына якынайту өчен, аны тирәлектә тотып тору кирәклеге туа. Шуңа күрә эволюция барышында коры җир үсемлекләрендә махсуслашкан механик тукымалар — колленхима һәм склеренхима (склеренхима җепселләре һәм склереидлар) барлыкка килә. Аларның күзәнәк тышчалары калынайган һәм эчендәге тереклек үлгәч тә, үз функцияләрен үтәүне дәвам иттерәләр. Моннан тыш, механик функцияне ксилема элементлары — трахеидлар һәм трахеялар да башкара, чөнки аларның күзәнәк тышчаларында икенчел калынлыклар бар.
Механик тукымалар үсемлектә, тиешле рәвештә, материаллар каршылыгы теориясенә туры килеп, ягъни ике тавралы өрлек асылы буенча һәм кырыйга таба юнәлеп урнашканнар. Шуңа күрә аларның төрле механик тәэсирләргә каршы тора алучанлыклары гаять зур.