Бишбүләк районы () – Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге – Бишбүләк авылы, ул Уфадан 230 км, якындагы Приютово тимер юл станциясеннән 40 км ераклыкта урнаша.

Район башлыгы 2026 елның 1 июленнән район муниципалитет хакимияте башлыгы ― Александр Александрович Семёнов (1973 елгы; Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен тәмамлаган)Әлфиә Әһлиуллина. Бишбүләк районында яңы етәксе тәғәйенләнде. Башинформ, 2.07.2026. Тарих 1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

География Бишбүләк муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын көньягында урнашкан. Мәйданы 2 134 км² тәшкил итә. Бишбүләк районы Әлшәй, Ярмәкәй, Бәләбәй районнары белән һәм Ырынбур өлкәсе белән чиктәш.

Районның төньягында Ык елгасы башлана, көньяк өлешендә – Дим елгасы ага, кушылдыклары – Мәнәвез, Өязе.

Районның 16%ын урманнар алып тора.

Халык 85 авыл бар, иң эреләре: Бишбүләк (2009 елда 6,4 мең кеше яши), Кыңгыр-Мәнәвез (1,36 мең), Михайловка (1,31 мең), Ает (1,26 мең), Дим (1,02 мең), Базлык (1 мең), Кошъелга (0,86 мең), Усак-Кичү (0,84 мең).

Демография

Милли состав Елчуашлартатарларбашкортларруслар197031,4 %8,3%198937,5%35 %10,4%200240 %26,3 %21,5 %10,6%201035,3 %26,1 %22 %11,8%

Мукшылар (эрзә) – 3,6%.

Район җирендә туган танылган кешеләр Мифтахетдин Акмулла Таһир Ахунҗанов Габдулла Әхмәтшин - фронтовик язучы, драматург, тәрҗемәче. Римзил Вәли Газыйм Касыймов, ТАССР һәм БАССР дәүләт эшлеклесе. Фатих Кәрим Ярлы Кәрим Әнвәр Сөләйманов Яков Ухсай Тәслимә Фәйзуллина – Тинчурин театры артисты. Кәрим Хәкимов Нурмөхәммәт Хөсәенов (1954―2025), Бәләбәй татар гимназиясен оештыручы һәм беренче директоры. Марс Юлдашев, атказанган табип.

Советлар Берлеге Каһарманнары : Хәмит Гаделшин

Икътисад Районда нефть ятмалары ачыкланган (Шкапов, Дим, Сатай ятмалары). Нефть ятмаларын Башнефть АҖҖ кызы – «Ишембайнефть» хезмәтләндерә.

Авыл хуҗалыгы Бишбүләк районында төрле укладлы авыл хуҗалыгы комплексы пәйда булган. Районда 24 эре хуҗалык (ААҖ), 13 «иманлы ширкәт», 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 125 фермер хуҗалыгы исәпләнә. Авыл хуҗалыгы техникасын «Җиргән МТС» Бишбүләк филиалы төзекләндерә.

Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча база булдырылган. 7 тегермән, 7 пекарня, «Уралсиб-Бишбүләк» сөт заводы, аена 40 т ит куәтле ит хәзерләү цехы.

Транспорт Бишбүләк районы аша 4нче категория Кыргыз-Миякә-Бишбүләк юлы уза, күрше районнар һәм Ырынбур өлкәсе белән аралашу өчен 5нче категория юллар хезмәт итә. Юлларның тулаем озынлыгы – 471 км, яхшы каты өслекле юллар – 163 км (34,7%).

Районда шулай ук ведомство юллары бар – 92,3 км, аларның яхшы өслеклеләре – 75%. Бу юллар нефтьчеләргә хезмәт итә.

Мәгариф өлкәсе Бишбүләк районында 30 мәктәп әлегә бар: 11 башлангыч, 11 – төп, 17 тулы урта. 3375 укучы бар.

Матбугат Бишбүләк районының «Якты юлдан» дип аталучы иҗтимагый-сәяси газетасы чыгарыла. Оештыручысы: Бишбүләк район Советы. 1931 елдан башлап чыга. Татар теленнән тыш, газета шулай ук русча һәм чуашча чыгарыла. Атнага 3 тапкыр чыга. Айга 2 тапкыр башк. "Дим буйҙары" гәҗит - кушымтасы чыгарыла.

Искәрмәләр

Сылтамалар Рәсми сайт

Төркем:Башкортстан районнары