«KGB törkeme» яки «Kazan Gruppası Bedretdin» — 1992 елда фин татары Дениз Бәтретдин тарафыннан нигезләнгән татар альтернатив этно рок/джаз-оркестры.

Тарих 1992 елга кадәр «The Sounds of Tsingishan (Чынгызхан тавышлары)», «Башкарма» төркемнәрендә чыгыш ясаган Дениз Бәдретдин 1992 елның августында Казанга Беренче бөтендөнья татар конгрессына чакырыла. Ул анда Гала-концертта катнаша.

Бу елны бөтендөнья татарлары тарихта беренче тапкыр җыелалар һәм Бәдретдин бердәнбер Россия һәм БДБ илләреннән булмаган кеше була.

Бу вакыт куелган концерт, шулай ук, KGB төркеменең оешу вакыты булып та тора, чөнки монда Дениз Бәдретдин белән Глеб Антонов (саксофон), Язнур Гарипов (гитара), Константин Кузнецов та катнашалар. Төркем «Spekulantlarga sälamnär» җырын башкара.

1993 елдан төркем рок прогрессив йогынтылы татар халык музыкасын оештыра. Шул ук вакытта, Бәдретдин үзенең татар телендәге җырларын булдыра башлый.

Төркемнең Казанда, Петербургта, Һелсинкидә, Ярвенпяяда, Каустиненда, Нефтекамада чыгышлары була. Мәскәүдәге беренче чыгыш 2003 елның апрелендә була.

Беренче альбом 200px|thumb|right|«ТАТАРСТАН POYEZI» альбомы. KGB төркеме үзенең беренче «ТАТАРСТАН POYEZI» альбомын «Akbazar Oy»дә 2003 елда чыгара.

Бу CDны Каллус, Мәскәү, Һелсинки калаларындагы 2003 елның апрелендә узган үзләренең «Bez Tawiş işetäbez (Без тавыш ишетәбез)» исемле турларыннан соң чыгаралар.

Альбомда ике халыкара музыкант та кунак буларак бар: Зөлфия Камалова (Zulya) — вокал; Юкка Толонен — гитара. Җырлары lkayem; Yulcinin yazmishi; Birelma, tatar haligi; һ.б. Төркем әгъзалары Марсель Баһаутдин, гитара (Казан); Дмитрий Каплев, бас-гитара (Казан); Константин Кузнецов, барабаннар һәм перкуссия (Казан); Володя Базаров, клавишалар һәм вокал, көй аранжировщигы (Казан); Глеб Антонов, саксофон, вокал, оркестра җитәкчесе (Казан); Дениз Бедретдин, вокал һәм гитара, җырлар авторы, төркемне оештыручы һәм лидеры (Һелсинки).

Төркемдә кайчандыр булган әгъзалар Яри Пуламаки, бас-гитара (Һелсинки) ; Сабит Насретдин, барабан һәм перкуссия (Һелсинки); Алексей Головин, бас-гитара (Казан); Рафаэль Бәдретдинов, барабан һәм перкуссия (Казан); Марат Нигъмәтуллин, бас-гитара (Казан).

Моны да карагыз

Финляндия татарлары

Искәрмәләр

Сылтамалар http://yzekparty.ru/?s=kgb Tatar rock music in Finland.

Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татар альтернатив төркемнәре Төркем:Татар рок-төркемнәре Төркем:Финляндия музыкасы