Ялгызкаен () — Башкортстанның Гафури районында урнашкан татар авылы. авыл советы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 1027 кешенең яшәве мәгълүм, 454 йорт бар.Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта . Җигән елгасы буенда урнашкан. Октябрь инкыйлабына кадәр Кармыш вулысы үзәге. Демография Халык саны динамикасы: 2002 2009 2010 994 1027 888 Авыл халкы татар теленең тепекәй сөйләшендә сөйләшә. 1989 елда, 2002дә татар буларак язылганнар (33% — «башкортлар»). 2011 елда 14 бала дөньяга беренче аваз салган. Танылган кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1897-09-21 Зәйнетдин Әхмәтҗанов 1990-01-30 Уфа 1937-03-27 Рәшит Сабитов Башкорт дәүләт университеты язучы 2023-02-26

Советлар берлеге каһарманы Зәйнетдин Әхмәтҗанов (1897-1990)http://www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=1048 Язучы Рәшит Сабитов Социаль өлкә 250 урынлык мәдәният йорты, башка социаль объектлар, дистәгә якын кибет эшли. Мәгариф Авылда урта мәктәп эшли. 2009 елда «Ел мәктәбе» исеменә лаек булган. 2011-12 уку елында 135 бала укый. 2011 елда мәктәп 100 еллыгын үткәрде.«Кызыл Таң», 2011 ел, 11 ноябрь саны 2024 уку елында Ялгызкаен мәктәбендә 152 укучыны 24 педагог укыткан.2024 уку елында Хезмәт тәрбиясе җимеше бу! Җитештерү тармагы Ленин ис. күмәк хуҗалык: яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Ул — районда калган бердәнбер күмәк хуҗалык. Авыл халкын эш белән шулай ук Чулпан, Зенит хуҗалыклары, шифаханә, мәктәп, бакча, почта, 7 шәхси эшмәкәр, ирекле янгын сүндерү ноктасы тәэмин итә. Шәхси эшмәкәрләр кондитер эшләнмәләре пешерү цехы, балык үрчетү белән шөгыльләнә. Өч шәхси пекарня эшли. Шәхси хуҗалыкларда 570 тирәсе сыер малы һәм 280 вак мал, 30 баш ат асрала. Авыл җирлеге җирсезлектән интегә. Күмхуҗ азык культураларын үстерү өчен җирне күрше авылдан арендага ала. Шулай ук Морак авыл советыннан, Котлыгуҗадан арендалыйлар.Ялгызкаен, Ялгызнарат - халкы яши алга карап Искәрмәләр

Сылтамалар Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы. Кызыл таң, 2012 ел, 2 июнь саны.

Төркем:Башкортстан авыллары