Зәкия Туфайлова, Зәкия Туфаил (ТөфаилТатар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 237нче бит) кызы Туфайлова (Шәйхетдинова, 1907 елның 29 гыйнвары, Уфа губернасы, Бөре өязе, Илморза — 1977 елның 11 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — язучы, балалар шагыйрәсе. 1971 елдан ССРБ (Татарстан АССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Аның балалар өчен язган шигырьләре кыскалыгы, кыскалыкта осталыгы белән истә кала.

Тәрҗемәи хәле

1907 елның 29 гыйнварында Уфа губернасы Бөре өязе (хәзерге БР Кушнаренко районы) Илморза авылында мулла гаиләсендә туган. 1930 елда Свердловск (1991 елдан Екатеринбург) шәһәрендәге педагогия техникумын тәмамлаган. Уралда, Ленинград, Казан шәһәрләрендә эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә, һөнәр училищеларында укытучы һәм тәрбияче булып эшли. Китапханәчеләр курсын тәмамлап, Казанда республика китапханәсендә хезмәт итә. Иҗаты

Беренче шигырьләре 1920-елларда Уфада «Игенчеләр атнасы» дигән газетада дөнья күрсә дә, актив иҗат эшчәнлеге башлану 1950-елларга туры килә. Иң кече яшьтәге балаларга багышланган шигырьләр иҗат итә. Нәниләр өчен язган шигырь һәм табышмаклары, тел көрмәкләндергечләре гадилеге, уку өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Шигырьләре юмор катыш йөгерек тел белән язылган һәм сәнгатьле гомумиләштерү көченә ия Зәкия Туфайлова. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы).

1954–1977 еллар арасында 11 китабы басылып чыккан. Кайбер шигырьләренә татар композиторлары җырлар язган (мәсәлән, «Ленин оныклары» шигыренә Әнвәр Бакиров көй язган) Әнвәр Бакиров, Зәкия Туфайлова. «Ленин оныклары».

1977 елның 11 гыйнварында Казанда вафат була.

Китаплары

Уйла, тап (табышмаклар). К.: ТКН, 1954. Тапкыр бул! (табышмаклар). – К.: ТКН, 1958. Табышмаклар. – К.: ТКН, 1962. Зәңгәр кикрикле әтәч (мәктәпкәчә яшьтәге балаларга). – К.: ТКН, 1963. Менә ич мин (шигырьләр). – К.: ТКН, 1964. Мин яңа сүз өйрәндем (шигырьләр). – К.: ТКН, 1966. Фамилиясез Локман (шигырьләр). – К.: ТКН, 1967. «Әни» сүзе (шигырьләр). – К.: ТКН, 1968, 2019. Нәни капитаннар (шигырьләр). – К.: ТКН, 1970. Көмеш яңгыр (шигырьләр). – К.: ТКН, 1973. Без – Ленин оныклары (шигырьләр). – К.: ТКН, 1977.

Әдәбият Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. 2016–2017 уку елына Гаилә һәм мәктәп календаре. К.: «Мәгариф» журналы редакциясе, 2016, 153нче бит.

Сылтамалар Зәкия Туфаил кызы Шәйхетдинова. ТР язучылар берлеге сайты Шайхетдинова Закия Туфаиловна. «Милләттәшләр» порталы

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шагыйрьләр Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Татар язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Балалар язучылары Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Укытучылар