Камбарка районы (, ) — субъекты ның көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан муниципаль район.

Административ үзәге — Камбарка шәһәре.

География

Чиктәшлек ЯкРайон яки регионТөньякКөнбатыш Сарапул районыКөнчыгыш Пермь крае (Чайковски районы)Көньяк-көнчыгыш БашкортстанКөньяк Каракүл районы

Район Чулман-Агыйдел түбәнлеге эчендә урнашкан. Районның көнбатыш чиге Чулман елга буенча уза, аның кушылдыклар район территориясендә агалар — Әрмәз, Шолья, Камбарка, Бүә.

Тарих Район 1924 елның 23 гыйнварында Урал өлкәсенең Сарапул округы составында барлыкка килгән. Соңрак, район бетерелгән һәм Сарапул районына кушылган. 1937 елда Киров өлкәсенең составыннан Удмуртия АССР составына тапшырылган. 1939 елда, Сарапул районының кечерәю нәтиҗәсендә Камбарка районы кабаттан торгызыла.

1963 елда район яңадан юкка чыгарыла, аның территориясе Сарапул авыл районы һәм Сарапул шәһәре арасында бүленә. 1965 елда өченче мәртәбә торгызыла.

Халык 1970, % 1979, % 1989, % 2002, % 2010, % 23 144 23 059 22 680 21 243 18 108

Милли состав: арлар — 3,9 %, руслар — 81,1 %, татарлар — 8,6 % (2002 җанисәбе буенча).

Татарлар күпләп район үзәгендә һәм Шолья, Кама авылларында яшиләр.

Административ бүленеш Авыл җирлеге Административ үзәге Торак пунктларныңсаны Халык саны,кеше(2007 ел) Мәйдан,га Камбарка шәһәр җирлеге Камбарка 1 12371 12940 Әрмәз авыл җирлеге Түбән Әрмәз 3 748 13822 Борок авыл җирлеге Борок 6 797 2790 Ершовка авыл җирлеге Ершовка 1 1056 3350 Кама авыл җирлеге Кама 1 2717 5260 Михайловка авыл җирлеге Михайловка 5 786 21500 Нефтебаза авыл җирлеге Камское 1 1023 560 Шолья авыл җирлеге Шолья 3 1800 7040

Социаль инфраструктура 12 мәктәп, 13 балалар бакчасы, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 6 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 11 мәдәният йорты, 11 китапханә һәм Камбаркада мөзәй эшли.

Икътисад Транспорт thumb|right|150px|Ершовка авылы янында Чулман елгасы Район территориясеннән Горький тимер юлының «Мәскәү — Свердловск» тимер юл линиясе һәм «Ижау — Чайковски» тимер юл тармагы уза. Чулман аша паромлы кичүләр эшли. Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Төркем:Удмуртия районнары