Ятмис () — Пенза өлкәсенең Каменка районына керүче татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9
Географиясе Авыл Идел буе калкулыгының көнбатыш читендә, Каменка шәһәреннән 5 км көнбатышта, Ятмис елгасы ярында урнашкан..
Климаты
Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −11,5 °C (абсолют минимум −44 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 19,5 °C (абсолют максимум −38 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 467 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итә.
Тарихы
XVII—XVIII гасырлар чигендә Темников йомышлы татар морзалары нигез сала. XVIII гасырның беренче яртысында татарларның бер өлеше чукындырыла. Чукындырылмаган татарларда булган крепостной крестьяннарны башта патшага язып куялар, аннары башка алпавытларга бирәләр. 1780 елдан Түбән Ломов өязе авылы, 1877 елда — Кевдо-Мельситовск волостенә карый. 1864 елда авылда мәчет була, халыкның бер өлеше рус алпавыт крестьяннары, Иске Есинеевка авылы чиркәвенә караганнар. 1877 елда — 58 йорт, мәчет була. 1911 елда Түбән Ломов өязе Адикай волостенә караган авылда 132 йорт, мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, 3 тимерче алачыгы, 4 кибет булган.
1939—1955 елларда — Головинщина районы составында, Киров исемендәге колхозның үзәк утары (1955).
2010 елның 22 декабренә кадәр авыл Ятмис авыл советы үзәге булып тора.
Халкы
Халык саны: 1864 елда — 440, 1877—442, 1897—816, 1911—894, 1926—984, 1930—1192, 1939—2015, 1959—1201, 1979—1274, 1989—851, 1996—740, 2010—786 кеше яшәгән.
Милли составы
2002 елгы җанисәп буенча халыкның 96 %ын татарлар алып тора.
Шәхесләр
Х. И. Янаев — Дан орденының тулы кавалеры. Дин 1864 елда авылда мәчет булуы билгеле.
Бүгенге көндә дә авылда 1 мәчет эшли.Онлайн — энциклопедия Tatarica
Инфраструктурасы
1918 елда Ятмиста мәктәп ачыла, анда 1946 елга кадәр укыту татар телендә алып барыла. 2011 елга кадәр авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе буларак эшләгән.
Мәдәният йорты каршында «Миләшләр» фольклор коллективы эшли.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Каменка районы торак пунтлары