Богырыслан () — Ырынбур өлкәсендә шәһәр, Богырыслан районының административ үзәге (район составына керми).

Халык саны — 49 737 кеше (2010).

География Богырыслан Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк битләвендә, Олы Кинәл елгасында, Ырынбурдан 160 километрга төньяк-көнбатышка таба урнаша.

Тарих Богырыслан 1748 елда бистә буларак нигезләнә.

1781 елда Богырыслан бистәсе шәһәргә үзгәртеп корыла һәм Уфа наместниклыгының Богырыслан өязенең үзәге була.

1797—1802 елларда — өяз үзәге булмаган шәһәр; 1802 елдан — Ырынбур губернасы Богырыслан өязе үзәге.

1851 елдан — Самар губернасы составында.

1928—1934 елларда Урта Идел өлкәсе составында, 1934 елдан — Ырынбур өлкәсе составында.

Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 18401856http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buguruslan/ 1897 1926 1931 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php 20103 604 ~5 400 12 109 ~17 600 ~18 500 ~20 900 42 476 49 451 54 360 54 097 53 893 49 737 Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 71,9%67,1% татарлар 10,1%10,3% мордва 10,7%10,0% украиннар 2,2%1,6% алманнар 1,6%1,3%

Икътисад Богырыслан — Идел-Урал нефть-газлы бассейнының нефть-газ сәнәгате үзәгеннән берсе.

Тегермән комбинаты ит комбинаты җиһаз һәм тегү фабрикаслары "Радиатор", "Базальт", тимер-бетон әйберләр заводлары

Климат Урта ел һава температурасы — 5,0 °C

Шәхесләр Ольга Остроумова (1947), РФ халык артисты.

Фотогалерея

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар http://orenobl.ru/town/buguruslan.php http://kraeved.opck.org/towns/buguruslanskii_raion/buguruslan.php http://heraldicum.ru/russia/subjects/towns/bugurus.htm http://kosmosnimki.ru/permalink.html?N290dce4c http://www.museum.ru/M1085 http://www.mojgorod.ru/orenburg_obl/buguruslan/

Төркем:Ырынбур өлкәсе шәһәрләре Төркем:Богырыслан