Ринат Билалов, Ринат Вагыйз улы Билалов (Ринат Вагизович Билалов Главный редактор Билалов Ринат Вагизович. tatar-inform.ru; 1971 елның 19 мае, Венгрия) ― журналист һәм медиаменеджер, «Бизнес Online» басмасының журналистлар коллективының элеккеге җитәкчесе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы (2020 елдан) Главным редактором ИА «Татар-информ» стал Ринат Билалов. news.myseldon.com, 16.12.2020. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2026).
Тәрҗемәи хәле 1971 елның 19 маенда Венгриядә туган. Журналистикага 1988 елда Чаллыда «Знамя коммунизма» газетасына штаттан тыш хәбәрче булып килгән. Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлаган. 90нчы елларда ул «Камгэсэнергострой» гаммәви оешманың корпоратив массакүләм мәгълүмат чарасында, «Три точки» яшьләр газетасында, «Аргамак» журналында эшләгән, Татарстан Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының Чаллы шәһәрендәге редакциясе редакторы булган, «Новый город» басмасын нәшер иткән.
1996 елда «Аргамак» журналы редакциясе кушуы буенча Сембергә барып, җирле милли хәрәкәт турында «Сембердә — дөмбер» исемле язмасын чыгара.
2000 елда «Восточный экспресс» гәзите Р.Билаловның Чаллыдагы милли хәрәкәт турында мәкаләсен бастыра.Р. Билалов. От рассвета до заката. Челнинские «волки» в порваных штанах. // Восточный экспресс. — 2000. — № 3. — 1-7 декабря. Мәкалә ТИҮ җитәкчеләренең берсе Рафис Кашапов адресына хурлаулар белән тулы. Автоградтагы ул заманда көчле милли хәрәкәтенә түбәнсетеп карау бар.
2004—2006 елларда «Восточный экспресс» газетасының баш мөхәррире булган, 2006—2008 елларда «Молодежь Татарстана» газетасын җитәкләгән. 2008—2015 елларда «Бизнес онлайн» эшлекле электрон газетасы шеф-редакторы.
2015 елның июненнән «Татспиртпром» АҖ генераль директорының мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары. 2017—2020 елларда генераль директор буларак «Бизнес онлайн. Закамье» басмасын җитәкләгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2026 — Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре ― массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Бәллүр каләм – 2026»: конкурс лауреатлары һәм төп приз – автомобиль иясе. Татар-информ, 20.05.2026 2026 ― Татарстан Республикасының электрон мактау тактасына кертелгәнМилена Новикова. «Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбиялибез»: Электрон мактау тактасына кемнәр кертелә? Интертат, 12.08.2026. Искәрмәләр
Сылтамалар Ринат Билалов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына баш мөхәррир итеп билгеләнде, «Татар-информ», 16 Декабрь 2020
Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:Татарстан Республикасының электрон мактау тактасы лауреатлары