Алсу Габдрахман кызы Тарханова (1953 елның 3 гыйнвары, Яуширмә, Чистай районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2019 елдан). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре. Юридик фәннәр кандидаты.
Тормыш юлы Алсу Тарханова 1953 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Чистай районы Яуширмә авылында туа. Мәскәү гуманитар-икътисад институтын тәмамлый.
2007 елда Казан федераль университетында «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарында килештерү процедуралары (Татарстан Республикасы мисалында)» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый.
2006—2012 еллардаТатарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире. 2012 елдан «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары совет башкарма комитеты рәисе. 2019 елның сентябрендә «Бердәм Россия» партиясе исемлекләре буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайнаКто прошел в Госсовет РТ шестого созыва. Полный список депутатов. Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы була.
Бүләкләр
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре; «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2018)Признание заслуг .
Искәрмәләр
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында Алсу Габдрахман кызы Тарханова «Бердәм Россия» партиясе рәсми сайтында.
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены кавалерлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре