Үзбәкстан Республикасы президенты () — Үзбәкстан Республикасының иң югары дәүләт вазыйфасы, шулай ук бу вазыйфага сайланган зат. 2016 елның 14 декабреннән (2016 елның 8 сентябреннән вазыйфаларны вакытлыча башкаручы булган) Үзбәкстан президенты булып Шәүкәт Мирзияев тора.
Үзбәкстан Республикасы президенты — дәүләт башлыгы, ә Үзбәкстан тулы кыйммәтле президент республикасы. Үзбәкстан президенты шулай ук Үзбәкстан Республикасы Кораллы көчләренең башкомандующие, Үзбәкстан Республикасы Конституциясе, кеше хокуклары һәм ирекләре, дәүләтнең бөтенлеге һәм суверенитеты гаранты булып тора.
Тарих Үзбәкстанда президент вазыйфасы 1990 елның мартында барлыкка килә, ул чакта ил ССРБ составына кергән һәм Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасы дип аталган. 1990 елның 24 мартында Үзбәкстан ССР Югары Советы сессиясендә тарихта беренче Үзбәкстан ССР президенты — Ислам Кәримов сайлана. 1990 елның 24 мартыннан 1992 елның 13 гыйнварына кадәр Үзбәкстан Республикасы президенты урынбасары булып Үзбәкстан Республикасы вице-президенты була. Үзбәкстан ССР союздаш республикаларыннан беренче булып президент һәм вице-президент вазыйфаларын гамәлгә куя.
Үзбәкстанның бәйсезлеге турында игълан иткәч, 1991 елның 31 августында вазыйфа «Үзбәкстан Республикасы президенты» дип атала башлый.
Сайлау тәртибе
Кандидатларга таләпләр Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 90 нчы маддәсе нигезендә, Үзбәкстан Республикасы президенты итеп утыз биш яшьтән яшьрәк булмаган, дәүләт телен ирекле белгән, сайлаулар алдыннан ун елдан ким булмаган Үзбәкстан территориясендә даими яшәүче Үзбәкстан Республикасы гражданины сайлана ала. Бер үк зат ике тапкырдан артык Үзбәкстан Республикасы президенты итеп сайлана алмый.
Президентны сайлау Үзбәкстан Республикасы президенты ил гражданнары тарафыннан гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә җиде елга сайлана. 2011 елның 5 декабрендә Үзбәкстан Сенаты «Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 90 статьясына үзгәрешләр кертү турында»гы закон кабул итә. Яңа закон нигезендә, Үзбәкстан президенты вәкаләтләре вакыты 7 елдан 5 елга кадәр кыскартыла.
Үзбәкстан ССР һәм Үзбәкстан Республикасы президентлары исемлеге №СрокПрезидентФотографияПрезидентлык срогыИдарә итү озынлыгыПартия11Ислам Кәримов1990 елның 24 мартыВысшие органы государственной власти Узбекской ССР — www.knowbysight.info (справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991)1991 елның 29 декабре645 көнСБКФ21991 елның 29 декабре2000 елның 9 гыйнвары2933 көнНДПУ32000 елның 9 гыйнвары2007 елның 22 декабре2904 көнНДП «Самоотверженные»42007 елның 22 декабре2015 елның 10 апреле2666 көнУзЛиДеП52015 елның 10 апреле2016 елның 2 сентябре511 көнУзЛиДеПв.бНигъмәтилла Юлдашев2016 елның 2 сентябре2016 елның 8 сентябре6 көнДП «Национальное возрождение»2в.бШәүкәт Мирзияев2016 елның 8 сентябре2016 елның 14 декабре98 көнУзЛиДеП12016 елның 14 декабрегамәлдәге президент1678 көнУзЛиДеП
Искәрмәләр
Сылтамалар
Пресс-служба Президента Республики Узбекистан Конституция Республики Узбекистан Избирательный кодекс Республики Узбекистан (вступил в силу 26 июня 2019 года) Правительственный портал Республики Узбекистан Төркем:Үзбәкстан президентлары