Һе́рберт Джордж Уэ́ллс (ингл. Herbert George Wells; 1866 елның 21 сентябре — 1946 елның 13 августы) — британ язучысы, публицист. Күп кенә популяр фәнни-фантастик әсәрләр авторы. «Вакыт машинасы», «Дөньялар сугышы», «Күзгә күренмәс кеше» кебек романнар аның тарафыннан язылган. Фабианлык тарафдары. Тәнкыйди реализм остасы.

1932-1935 — халыкара ПЕН-клуб президенты. Татар телендә басылган әсәрләре 1979 ел - "Күренмәс кеше" романы, Казан, ТКН. русчадан Фәрваз Миңнуллин тәрҗемәсе

Төркем:Инглиз язучылары Төркем:Бөекбритания язучы-фантастлары Төркем:ПЕН-үзәк әгъзалары