Украина мөселманнарының Диния нәзарәте белән бутамагыз
Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте () ― Украина мөселманнарының дини җәмгыятьләре берлеге, дин тоту һәм ислам тәгълиматын вәгазьләү өчен шартлар тудыру өчен булдырылган. 2008 елның 11 сентябрендә Украинаның милләтләр һәм диннәр эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан теркәлгән . 2018 елга Украинаның 18 регионынннан 30 дан артык мөселман җәмгыятен берләштергән Громади ДУМУ «УММА». Духовне управління мусульман України.
Мөфтиләр 2009 елның 25 гыйнварыннан Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте мөфтие ― шәех Сәет Исмәгыйлев (1978 елгы, әтисе Казан татары, әнисе Пенза татары) Муфтій ДУМУ «Умма». Духовне управління мусульман України. 2022 елның ноябреннән ― Мурат Сөләйманов, кырымтатар гаиләсендә туган, Йәмән шәригать университетын тәмамлаган (2013), Львов һәм Галичина имамы (2015), мөфти урынбасары (2016). В Киеве состоялось собрание Духовного управления мусульман Украины | Духовное управление мусульман Украины. umma.in.ua, 8.11.2022
Тарих
Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәтен булдыру башлангычы белән Украинаның ун төбәге: Киев, Донецк, Запорожье, Одесса, Акмәсҗит, Черновцы, Винница, Полтава, Харьков һәм Стаханов (Луганск өлкәсе) бәйсез мөселман җәмгыятьләре чыга.
Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәтенең югары органы ― мөселманнарның гомуми җыены. Анда мөфти һәм 7 кешедән (6 имам һәм мөфти) торучы идарә (имамнар шурасы) сайлана, мөфти һәм идарә 2 елга сайлана. «Умма» Диния нәзарәтенең төп максаты ― мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеген координацияләү һәм сөнни Ислам динен тоту өчен кирәкле шартлар булдыру; шулай ук мәдәни һәм тарихи ислам кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу, дини уку йортларында укытуны оештыру, нәшрият эшчәнлеге һәм башкалар.
Структура
«Умма» Диния нәзарәте сөнни мәзһәбе исламын тотучы барлык җәмгыятьләр һәм мөселманнарның дини идарәләре белән диалог һәм хезмәттәшлекне җайга салырга омтыла. Украинаның 17 регионында: Киев шәһәре һәм өлкәсе, Донецк, Житомир, Запорожье, Львов, Одесса, Сумы, Черновцы, Черкассы, Винница, Полтава, Харьков, Луганск, Днепр, Кырым Автономияле Җөмһүрияте мөселман җәмгыятьләре эшчәнлеген координацияләгән. 2018 елда Украинаның 18 регионына караган 30 мөселман җәмгыятен берләштергән Про ДУМУ «Умма». Духовне управління мусульман України.
Күпчелек мөселман җәмгыятьләре әһелләрен этник украиннар тәшкил итә, әмма нәзарәтнең максаты булып Украинадагы бөтен мөселман җәмгыятьләре белән эш итү тора. Украина мөселманнарының «Умма» Диния нәзарәте идарәсе рәисе ― Олег Гузик, мөфти ― шәех Сәет Исмәгыйлев.
Нәзарәтнең үзенең басма органы — «Умма» дини-агарту газетасы бар.
Нәзарәт имамнары, күпчелек, Ливан, Йәмән һәм Иордания ислам университетларында белем ала.
2016 елның 5 декабрендә «Умма» Диния нәзарәте Украина мөселманнары хартиясенә кул куйган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Официальный сайт
Моны да карагыз Украинада ислам
Төркем:Әлифба буенча дини төркемнәр һәм оешмалар Төркем:Украинада ислам Төркем:Мөселманнарның Диния нәзарәтләре Төркем:Украина оешмалары