Сату́рн () — Боронгы рим мифологиясендәге илаһларның берсе, аңа табыну Италиядә нык таралган булган. Боронгы грек мифологиясендәге Кроноска туры киләЛивий Андроник, фр. 2 Уормингтон; Овидий. Метаморфозы I 113 Ул игенчелек илаһы саналган, мифик сюжет буенча, үз балаларын ашап торган. Аның исеме белән Кояш системасындагы Сатурн планетасы аталган Нонн. Деяния Диониса II 173. Игенчелек билгесе урак — Сатурнның символыО Граде Божьем, 7:19. Мифология Сүзнең этимологиясеннән күренүенчә ( - — чәчү дигәннән), Сатурн җир һәм игенчелек, үсемлекселек илаһы булган . Ул Италиядә игенчелек, бакчачылык, йөзем, җирне ашлауны керткән дип санала. Риваять буенча, тарихкача Грециядән Италияга күчеп килгән патша булган дип инанганнар. Вергилий буенча , Олимптан Италияга күчеп килгән Вергилий. 319 VIII Энеида.Рим риваяте буенча Сатурн корабта Тибр елгасы буйлап Яникулга килеп җиткән, монда Янусны очратып, кунакчыл каршы алына, шунан Капитолий калкулыгына барып урынлаша. Лацийның борынгыдан килгән халкы сатурнныкылар дип йөртелә ; Секст Аврелий Виктор аны Сатурний каласын төзегән дип яза Аврелий Виктор. Происхождение римского народа III 1. Искәрмәләр
Әдәбият
Төркем:Илаһлар Төркем:Борынгы Рим мифологиясе