Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин (1972 елның 1 июлендә туган) — татар актеры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры, Татарстанның атказанган (2012) һәм халык (2023) артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы. Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреаты (2019)Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия ияләре билгеле булды. Шәһри Казан, 8.11.2019.

Биография 1972 елның 1 июлендә Әтнә районының Күәм авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1986-1990 елларда Арча педагогия көллиятенә укый, ә 1989-1990 елларда мөгаллимлек эшендә көчен сынап карый. 1990-1995 елларда — Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты (аның укытучылары: СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев). Институтны тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә.

Инде студент чагында ук Фәнис Җиһанша Камал театры спектакльләрендә катнаша. 1994 елда «Су анасы» фильмында катнаша.

Өйләнгән, ике улы бар. Гаиләсе белән Казанда яши.

Эшчәнлек Фәнис Җиһанша — чын драматик артист, уйнаган образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлек белән тамашачыга җиткерә ала. Аңа эчке йомшаклык хас. Камал театрына ул 1995 елда килә. Беренче рольләре — Сукыр патша («Сукыр патша» спектакле), Тригорин — («Акчарлак»), Освальд («Өрәкләр»), Гурман («Урланган мәхәббәт»).

«Гаугалы гаилә»дәге Рокко, «Тартюф»тагы Тартюф, «Яра»дагы Габдулла рольләре артистка киң танылу, тамашачыларның мәхәббәтен алып килә.

Театрдан тыш Фәнис Җиһанша 1999 елдан башлап фильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшендә катнаша, ТНВ каналында балалар өчен тапшыру алып бара, классик татар шагыйрьләре шигырьләрен яздыра, рекламада төшә.

Театрдагы рольләре

Камал театры Рим — Җанкисәккәем, Туфан Миңнуллин Артур — «Шәҗәрә», Туфан Миңнуллин Сукыр патша — «Сукыр патша», Н. Хикмәт Тригорин — «Акчарлак», Антон Чехов Освальд — «Өрәкләр», Г. Ибсен Гурман — «Урланган мәхәббәт», И. Франко Яңгура — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Нәкый Исәнбәт Сакмарский — «Артист-шоу», Габдулла Кариев, Зөлфәт Хәким Альфред — «Әни килде», Ш. Хөсәенов Ишан — «Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин Алмаз — «Казан егетләре», Мансур Гыйләҗев Тәлгать — «Баскетболист», Мансур Гыйләҗев Кирам — «Кичер мине, әнкәй!», Рабит Батулла Габдулла — «Яра», Аяз Гыйләҗев Шәйхезаман — «Кыю кызлар», Таҗи Гыйззәт Тартюф — «Тартюф», Жан Батист Мольер Галим — «Диләфрүз — Remake», Туфан Миңнуллин Фәрит — «Зөбәйдә — адәм баласы», Шәриф Хөсәенов

Бай егетләр — «Яшь йөрәкләр», Фәтхи Бурнаш Вәли — «Мылтык», Зөлфәт Хәким 1 яшелчә сатучы — Ханума, Авксентий Цагарели Рамазанов Камил Саматович, рәссам — «Суган чәчәге», Илгиз Зәйниев Хафиз Кирамов — «Гөлҗамал», Нәкый Исәнбәт Шуфтерле — «Юлбасарлар»,Фредерик Шиллер Рокко — «Гаугалы гайлә», Э. Де Филиппо, Марсель Сәлимҗанов Дию — «Шомбай эшләпәсе», Хәлим Җәләлов Хәким — «Сөембикә егет сайлый», Фәнис Яруллин, Илдар Хәйруллин Мостафа — «Ничарадан бичара», Т. Җүҗәноглы, Фәрит Бикчәнтәев Интизар — «Саташкан сандугач», Ркаил Зәйдулла, Марсель Сәлимҗанов Туктаров, директор — «Үзебез сайлаган язмыш», Туфан Миңнуллин Биктимер — «Арзы кыз», М. Тарухан Галәви — «Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин «Болакта» Яшьләр театры Ибраһим — «Мсье Ибрагим» Э. Э. Шмитт«Мсье Ибрагим». «Болакта» Яшьләр театры сайты

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― Татарстан Республикасының Атказанган артисты 2019 ― Марсель Сәлимҗанов премиясе 2023 ― Татарстанның халык артисты Гөлүзә Ибраһимова. Камал театры актеры Фәнис Җиһаншага Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Татар-информ, 3.05.2023

Фәнис Җиһанша премиясе 2024 елда Арча районы Курса Почмак мәктәбендә беренче мәртәбә Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша исемендәге премия бирелгән. Киләчәктә Фәнис Җиһанша исемендәге премия елга бер мәртәбә уку елы ахырында, класстан тыш чараларда актив катнашкан, төрле иҗади конкурсларда чыгыш ясаган, сәнгатькә гашыйк укучы балага биреләчәк. Фәнис Җиһанша исемендәге премия булдыру инциативасы белән актер укыган (әнисе дә укытучы булып эшләгән) мәктәп коллективы чыккан булган. Премия күләме әлегә 5 мең сумРузилә Мөхәммәтова. Арча районы Курса Почмак мәктәбендә беренче мәртәбә Фәнис Җиһанша премиясе тапшырылды. Татар-информ, 3.06.2024.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Камал театры сайтында Рәсми сайт Фәнис Җиһанша «Хәерле иртә» тапшыруында Фәнис Җиһанша Г.Тукай шигырьләрен укый Фәнис Җиһанша Һ.Такташ шигырьләрен укый

Моны да карагыз

Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары