Цетрария (лат. Cetraria) - пармелиячәләр семьялыгыннан лишайниклар ыругы. - Фотобионт ролен үтәүче яшел суүсемне үз эченә алучы куакчыл лишайниклар.

Таралуы Якынча 45 төре билгеле, Төньяк һәм Көньяк ярымшарларда таралганнар. Күпчелек төрләре төньяк поясларда очрый.

Татарстанда бер төре – Исландия цетрариясе (C. islandica) бар, Идел-Кама саклаулыгының Раифа һәм Саралан участоклары территориясендә очрый. Комлы ачык урыннарда, коры нарат һәм каен-нарат урманнарында очрый.

Ботаник тасвирлама 5-10 см биеклектәге яфраксыман куаклы күпьеллык лишайник, туфракка яки агач кайрысына берегеп үсә, яшькелт-коңгырт төстәге тармаклы катламалы. Калаксыман яфраклары яссы батынкы, кыска кара керфекчекле, аскы ягына төрле формадагы аксыл таплар сибелгән. Тәлинкәсыман, көрән, яссы яки җиңелчә батынкы дисклы үрчү өлеше нык кына киңәеп киткән калаклары төбендә барлыкка килә. Катламасы дымлы һава булганда йомшак тиречел, корыда – каты, көрән-соры. Нигездә, вегетатив юл (таллом кисәкләре) белән үрчи.

Куллану Цетрария – әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын күрсәтүче үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/cetrariya Онлайн - энциклопедия Tatarica

Cetraria islandica, Исландия мүге, ачлык вакытында Төньяк Европа кешеләре ашаган берничә азык лишайникларының берсе.

Тагын бер төре бүген традицион һинд ашларында кулланыла.

Төрләре

Cetraria aculeata Cetraria arenaria Cetraria australiensis Cetraria corrugata Cetraria endochrysea Cetraria ericetorum Cetraria flavonigrescens Cetraria isidiigera Cetraria islandica Cetraria kamczatica Cetraria laevigata Etетрия минускуласы Cetraria muricata Cetraria nigricans Cetraria odontella Cetraria racemosa Cetraria sepincola Cetraria sinensis Cetraria wangii Cetraria weii

Искәрмәләр

Галерея

Төркем:Лишайниклар Төркем:Ботаника