Гаспар (Каспар) де Крайер (нидерланд телендә: Gaspar de Crayer) — фламанд рәссамыName variations: Caspar de Crayer and Gaspard de Crayer; тарихи һәм портрет живописе остасы; Антверпен мәктәбе вәкиле; барокко сәнгате нигезләүчеләренең берсе Питер Пауль Рубенс стиле таралышына ярдәм иткәнGaspar de Crayer at the Netherlands Institute for Art HistoryHans Vlieghe. "Crayer, Gaspar de." Grove Art Online. Oxford Art Online Oxford University Press, Web 21 February 2017.. Тәрҗемәи хәле Гаспар де Крайер 1584 елның 18 ноябрендә Антверпен шәһәрендә рәссам-декоратор һәм сәнгать әсәрләре сатучысы Гаспар де Крайер Олысы гаиләсендә туган булган Gaspard de Crayer, Caritas Romana at Gallerie Jan de Maere. Аның әнисе Кристина ван Абшовен (или Апшовен) шул вакытта билгеле ат казанган рәссамнар гаиләсеннән булган, әмма хәзерге вакытта аларның эшләре мәгълүм түгел диярлекGaspar de Crayer In de schaduw van Rubens en Van Dyck at OKV ..

Антверпенда калу урынына, Крайер башкала Брюссельдә мөмкинчелекләр эзләгән. Ул Испан Нидерландлары Альберт VII, Австрия эрцгерцогы һәм Изабелла Клара Евгениянең сарай яны рәссамыРафаэль Коксидан өйрәнгән дип саналаMatthias Depoorter, Gaspar de Crayer at barokinvlaanderen. Ул 1607 елда Изге Лука Гильдиясе остасы булган. 1611 елдан 1616 елга кадәр Гильдия деканы вазифасын биләгән һәм 1626–1627 елларда Брюссельнең шәһәр шурасы әгъзасы булган. 1635 елдан 1641 елга кадәр Гаспар де Крайер корольнең сарай яны живописецы булып торган; соңыннан ул Гентка күчкән һәм анда гомеренең соңгы елларын уздырган .

А. А. Неустроев Брокгауз һәм Ефронның Энциклопедик сүзлеге битләрендә К. де Крайер иҗадын түбәндәге сүзләр белән тасвирлаган: «Аңа Рубенс ясаган йогынтыга карамастан, ул шулай да, гомумән, эклектик дип саналырга тиеш. Рубенстан универсальлектә, шигърилектә һәм сәләт көчендә калышып, ул үзенең күпсанлы әсәрләренең иң яхшыларында, шулай да, дәрәҗә нисбәтендә бик төрле, хиснең тыныч затлыгы, композициянең һәм драпировкаларның киң, ирекле стиле, рәсемнең тырышып ясалуы, экспрессиянең табигыйлыгы һәм матурлыкка омтылуы белән аерылып тора; аның колориты, әлбәттә, Рубенсныкына караганда зәгыйфьрәк. Ул күбесенчә дини живопись белән шөгыльләнгән». Гаспар де Крайерның иң мәшһүр эшләре арасында: “Богородица данда” (Альста Изге Мартин чиркәвендә) зур алтарь образы, «Тереләй күмелүче газап чигүчеләр», «Изгеләр белән Богородица», «Пастырьларның иелеше», «Изге Екатеринаны күккә алуы», «Табутка салу», «Изге Розалия Апофеозы», «Изге Лаврентий газаплануы» һәм тәмамланмыйча калган «Изге Власий газаплануы».

Гаспар де Крайер 1669 елның 27 январендә Гент шәһәрендә үлгән.

Искәрмәләр

Әдәбият

Crayer, Kaspar de // Allgemeine Deutsche Biographie . Kurt Zoege von Manteuffel. Crayer, Jaspar oder Caspar de. In: Ulrich Thieme (Hrsg.): Allgemeines Lexikon der Bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. Begründet von Ulrich Thieme und Felix Becker. Band 8: Coutan–Delattre. E. A. Seemann, Leipzig 1912, S. 70–72 (Textarchiv – Internet Archive). Traude Castor. Crayer (Craeyer), Gaspard (Caspar; Gaspard II; Jasper). In: Allgemeines Künstlerlexikon. Die Bildenden Künstler aller Zeiten und Völker (AKL). Band 22, Saur, München u. a. 1999, ISBN 3-598-22762-0, S. 208–210.

Сылтамалар

CRAYER, Gaspard de. Төркем:Рәссамнар