Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте, Төрекмәнстанның Халык шурасы (, ) ― Төрекмәнстанда халык хакимиятенең югары органы (2023 елның гыйнварыннан).
Тарих
Халык Мәсләхәте (Халык шурасы) ― Төрекмәнстанның 1992 елдан бирле гамәлдә булган, үз эшен Төрекмәнстан Конституциясе нигезендә турыдан-туры алып баручы һәм 2008 елга кадәр Төрекмәнстан халкы мәнфәгатьләрен яклаучы югары вәкиллекле органыХаитов М. О. Конституционная реформа в Туркменистане: Новый этап // Право и политика. 2000. № 12 (См. прим. 19).. 2507 әгъзадан торган, өстәвенә аларның кайберләре сайланган, ә калганнары президент тарафыннан билгеләнгән. Формаль яктан «югары дәүләт хакимияте һәм идарә вәкаләтләре»нә ия булган.
2003 елның 7 апрелендә узган сайлауларда барлык кандидатлар да идарә итүче фирка — Төрекмәнстанның булган.
Орган 2008 елның сентябрендә Конституциягә үзгәрешләр кертеп бетерелгән.
Яңа оешкан Төркмәнстан Халык Мәсләхәтенең беренче утырышы 2018 елда Ашхабадта җыелган булган.
Өлкәләр (вилаятьләр), районнар (әтраплар) һәм шәһәрләр дәрәҗәсендә үзләренең «халык мәсләхәте» җирле советлары булган.
2021 елның 1 гыйнварыннан Төрекмәнстан бер палаталы парламенттан ике палаталы парламентка ― (Төрекмәнстан Милли советы, , Милли Шура) күчкән. Моңа кадәр илдә бер палаталы парламент булган аның аскы палатасына, ә югарысы ― моңа кадәр аерым орган буларак яшәгән Халык Мәсләхәтенә әверелә. Яңа парламент рәисе итеп Президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов билгеләнгән.
2023 елның гыйнварында Төрекмәнстанда «халык хакимиятенең югары органы» ― Халык Мәсләхәте булдырылган, ә парламентның шул ук исемдәге югары палатасы бетерелгән һәм бер палаталы парламент ― Мәҗлес торгызылган. Халык Мәсләхәте әгъзалары Төрекмәнстан Президенты, Мәҗлес спикеры, Югары суд рәисе, Дәүләт Иминлек Советы секретаре, Мәҗлес депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, омбудсмен, генпрокурор, юстиция министры, өлкә, район һәм шәһәр администрацияләре, җирле хакимият органнары башлыклары, сәяси партияләр, профсоюзлар һәм башка иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре була. Халык Мәсләхәте түбәндәге вәкаләтләргә ия була: ил Конституциясен, Конституцион кануннарны кабул итәчәк, аларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертәчәк, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең төп юнәлешләрен караячак, ил Президентының еллык мөрәҗәгатьләрен тыңлаячак.
Халык Мәсләхәте эшчәнлеге принциплары Халык Мәсләхәте эшчәнлеге түбәндәге принципларга нигезләнгән: демократия нигезендә; хәбәрдарлык нигезендә; гаделлек нигезендә; Закон өстенлеге нигезендә; халыкара хокукның гомумтанылган нормалары өстенлеге нигезендә; кешенең, шулай ук гражданның закон каршында тигезлеге нигезендә; кеше хокукларын, шулай ук ирекләрен хөрмәт итү нигезендә; ирекле фикер алышу, шулай ук тиешле карарлар кабул итү нигезендә; җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу нигезендә.
Халык Мәсләхәтенең утырышлары Рухият сараенда уза. Җитәкчелек Халык Мәсләхәте рәисләре Сәфәрморат Ниязов (15.08.2003 — 21.12.2006) Горбангулы Бәрдемөхәммәдов (30.11.2007 — 26.09.2008) Горбангулы Бәрдемөхәммәдов (14.04.2021 — )
Искәрмәләр
Әдәбият Газета «Нейтральный Туркменистан». Ашхабад. 11 октября 2017 года. № 276-277 (28626-28627) Сылтамалар Туркменистан Золотой Век
Төркем:Илләр буенча парламентларның югары палаталары Төркем:Төрекмәнстан сәясәте