Чаллы театр актрисасы Чулпан Әскәрова белән бутамагыз.

Чулпан Аскарова, ЧулпанРузилә Мөхәммәтова. Айгиз Баймөхәммәтов: Татар язучылары да дәүләт премиясе белән яшь чагында бәяләнсен иде. Татар-информ, 10.10.2025 Раил кызы Аскарова (, 1973 елның 3 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак) ― биюче, хореограф, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең баш режиссеры (2017 елдан), Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2023), Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2025).

Тәрҗемәи хәле 1973 елның 3 ноябрендә Башкортстан АССР Баймак шәһәрендә туган. Баймак үзешчәннәре коллективы белән Мәскәү кремлендә дә чыгыш ясаган әти-әнисе кебек балачактан биегән Танец ― сама жизнь. Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова.

Баймакның 3нче санлы мәктәбендә белем алган (1979―1990). Ленинград өлкә мәдәни-агарту училищесына кабул ителгән, анда укымаган. Башкортстан республика мәдәният техникумының хореография бүлеген (1993 елда), «балетмейстер-педагог» белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын (2014 елдан соң ; профессор курсы, 2000) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1993 елдан 2001 елга кадәр ― Сибай дәүләт филармониясендә балет артисты.

2002 елга кадәр ― Башкортстан филармониясендә балет буенча репетитор.

2002―2006, 2012―2017 елларда ― Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының балетмейстеры һәм хореографы. 30 дан артык спектакльдә бию һәм сәхнә хәрәкәтләрен куйган.

2006―2012 елларда – Башкортстан Мәдәният министрлыгының Республика халык иҗаты үзәге генераль директорының халык белән эшләү буенча урынбасары.

2017 елдан ― Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада сәнгать җитәкчесе.

Халык күпләп катнашкан масштаблы чаралар режиссеры һөнәрен үзләштерә, концертлар, театрлаштырылган тамашалар, сәхнә осталарының юбилей кичәләрен оста сәхнәләштерүче режиссер буларак киң танылу ала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Поздравляем коллег с получением заслуженных наград. Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова Торжественная церемония награждения прошла в рамках заседания Совета по культуре РБ. Министерство культуры Республики Башкортостан, 23.12.2023 2023 ― Бөтендөнья башкортлар корылтаеның «Ал да нур чәч халкыңа» медалеӘлфиә Ғимадиева. Сәнғәтебеҙҙең таң йондоҙо. bashgf.ru, 14.12.2023 2025 ― Башкортстан Республикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе ― «Салават варислары» театрлаштырылган тамашасы (2024 елда куелган) өченЛейла Аралбаева. В Башкирии стали известны лауреаты премии имени Салавата Юлаева за 2025 год. Башинформ, 9.10.2025

Шәхси тормышы Ире Илшат Яхин (1973―2022), композитор, баянчы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016). Кызлары Азалия һәм Нәргизә.

Искәрмәләр

Әдәбият «Баймакская энциклопедия»/гл.ред. И. Х. Ситдиков — Уфа: Баш.энцикл., 2013.- 215с.:ил.карты, ноты. ISBN 978 — 5-88185-084-5 Сылтамалар

Төркем:Биючеләр Төркем:Башкортстан биючеләре Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Гафури театры Төркем:Шәхесләр:Башкортстан дәүләт филармониясе