Мөхәммәт Рәхимов, Мөхәммәт Заһит улы Рәхимов (Мухаммад Загитович Рахимов, 1956 елның 18 марты, СССР, Кыргызстан ССР, Чуй өлкәсе, , Сретенка) ― дин әһеле, 2010 елдан Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти. 2010―2013 елларда Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенрәссия мөфтияте) рәисе.

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 18 мартында Кыргызстан ССР Фрунзе (1990 елдан Чуй) өлкәсе Сталин (1964 елдан Мәскәү) районы авылында туган.

1972 елда Теберда шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаган. 1974―1976 елларда СССР стратегик билгеләнештәге хезмәт иткән (Загорск (1990 елдан Сергиев Посад)).

1982―1986 елларда Чиркәс төзелеш институтында укыган («инженер-төзүче» белгечлегенә). 1983 елда Бохараның Мир Араб мәдрәсәсенә укырга кергән, аны 1988 елда тәмамлаган. 1990 елдан ― Карачай-Чиркәсиянең өлкән имамы. 2006 елдан Пятигорск җәмигъ мәчетен җитәкли Нелля Карабашева. Мечеть особого значения. IslamNews, 20.09.2010.

2010 елның 27 апрелендә яңа төзелгән «Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасының рәисе, Ставрополь крае мөфтие итеп сайланган. М. Рәхимов Ставрополь краеның беренче мөфтие була, ул җитәкләгән Диния нәзарәте төбәкнең рәсми теркәлгән 100дән артык җәмгыятен берләштерәМухаммад Загитович Рахимов. Духовное управление мусульман Ставропольского края .

Ставрополь краенда мәчетләр төзү һәм торгызу буенча эш алып бара; Ставрополь крае имамнарының квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирә.

2010 елның 8 декабрендә «Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте)» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, Ставрополь мөфтие итеп сайланган.

2013 елның июлендә Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте Бөтенроссия мөфтиятеннән чыга, һәм мөфти Мөхәммәт хаҗи Рәхимов бу оешманың рәисе вазифасыннан китә Выбор Хузина главой Всероссийского муфтията расколол ассоциацию. РИА Новости, 01.03.2020Мухаммад Рахимов не оправдал доверия коллег по РАИС. IslamNews, 4.07.2013. 2016 елның 14 мартында суд карары буенча Бөтенроссия мөфтияте бетерелгәнЦРО Российская ассоциация исламского согласия (Всероссийский муфтият). audit-it.ru.

2022 елның июлендә (2021 елның 9 июнендә ФБК экстремистик оешма дип танылган) аңа каршы халыкара санкцияләр кертү тәкъдиме белән чыккан.

2010―2024 елларда ― Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге башкарма комитеты рәисеИзбрание председателя КЦМСК. Координационный центр мусульман Северного Кавказа.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― Россия Федерациясе Президентының ― динара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә зур өлеш керткән өчен. күп санлы Мактау кәгазьләре, юбилей медальләре Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Мир-Гарәп мәдрәсәсен тәмамлаучылар Төркем:Россия Федерациясе Президентының Почет грамотасы белән бүләкләнүчеләр Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:Шәхесләр:Ставрополь крае