Иван Кочнев, Иван Егор улы Кочнев () (1921 елның 15 сентябре, ТАССР Чистай кантоны, Николаев Баран — 1958 елның 8 феврале, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Өлкән сержант.

Тәрҗемәи хәле 1921 елның 15 сентябрендә ТАССР Биләр районы (хәзерге Алексеевск районы Николаев Баран авылында туган. Милләте — рус. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли, МТСта тракторчы була. 1941 елның апрелендә Биләр тарафыннан Кызыл гаскәргә алына.

Бөек Ватан сугышы 1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Дон, Сталинград, 4нче Украина, 1нче Балтик буе, 3нче Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша. Ике мәртәбә яралана (1941, 1945). 263нче укчы Сиваш дивизиясенең 995нче артиллерия полкында 45 ммлы туп командиры буларак, Кырымны азат итүдә катнаша. 1944 елның 16-19 августында Балтик диңгезе ярында дошманның Төньяк төркемен төп көчләрдән аеру өчен барган сугышларда фидакарьлек күрсәтә. ССРБ Югары шурасы президиумының 1945 елның 24 марты указы белән Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң Сугыш тәмамлангач, туган авылына кайта, авыл шурасы рәисе булып эшли. 1958 елның 8 февралендә вакытсыз вафат була. Арбузов-Баран авылында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (24.03.1945) Ленин ордены 2нче дәрәҗә Дан ордены (10.02.1945) 3нче дәрәҗә Дан ордены (12.05.1944) сугышчан медальләр

Хәтер Алексеевск районы Арбузов-Баран мәктәбе диварына истәлек тактаташы урнаштырылганМемориальная доска в память Героя Советского Союза И.Е. Кочнева.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6 Герои Советского союза — наши земляки. В 3-х книгах. К.: ТКН, 1984. Алексеевский район: история и современность (составители И.Х. Халиуллин, К.М. Низамутдинов). К.: «Матбугат йорты», 2000. ISBN 5-89120-115-1

Сылтамалар И.Е. Кочнев «Ватан каһарманнары» порталында ТР Бөек Ватан сугышы виртуаль музее Алексеевец Геой Советского Союза Иван Кочнев. «Таң» (газета), 08.05.2016 15 сентября родились. Liveinternet.ru

Искәрмәләр

Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары