Илнар Миранов, Илнар Илфир улы Миранов (Миронов) (Ильнар Ильфирович Миранов; 1992 елның 11 октябре, РФ, БР, Дәүләкән районы, Бик-Карамалы) ― җырчы, вокал педагогы, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты дәүләт бюджет учреждениесе аккомпаниатор-концертмейстеры. Татарстанның атказанган артисты (2020)Звезде «Үзгәреш җиле» дали звание. «Реальное время», 25.11.2020.
Тәрҗемәи хәле 1992 елның 11 октябрендә Башкортстан Республикасының Дәүләкән районы Бик-Карамалы авылында туганИльнар Миронов: биография, личная жизнь, жена и дети. Әтисе баянчы, әти-әнисе икесе дә җырлаган (әнисе авариядә һәлак булган). Энесе бар. Илнар 6-7 яшьләрдә җырлый башлаган. Дәүләкән лицей-интернатында 3 ел укыган «В башкирской школе надо мной издевались из-за национальности». kazanfirst.ru, 13.02.2020.
Хореография белән яратып шөгыльләнсә дә, Уфа сәнгать училищесына укырга баян классы буенча кергән, ике елдан академик вокал классына күчеп, шуны тәмамлаган. Казан консерваториясенә кабул итмәгәннәр. 2019 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган (РФ һәм ТР халык артисты Венера Ганиевада дүрт ел бакалавриатта, ике ел магистратурада укыган). Башта академик вокал манерасында җырлаган, аннары тулаем эстрадага күчкән. Европача җырлау манерасын татарча яңгыраш белән берләштерергә тырышаАйрат Нигматуллин, Гульназ Бадретдин. Ильнар Миранов: «Возможно, прозвучит грубо, но я не вижу сейчас татарской эстрады». Бизнес-Онлайн, 9.02.2020. Тавышы, диапазоны, репертуары үзенчәлекле. Төрле телләрдә: инглизчә дә, русча да, татарча да, башкортча да җырлый ала торган җырчы. Соул стилендә рус җырларын башкараЧулпан Галихмәтова. Илнар Миранов: «Мин бөтенләй башка». «Сөембикә», 6.04.2020. Дәүләт дәрәҗәсендә зур кунаклар кабул ителә торган затлы залларга да еш чакыралар.
Казан тамашачысы җырчыны беренче тапкыр 2011 елда «Татар моңы» конкурсында Гран-при алганда күргән.
2015 елда җыр фестиваленә сайлап алу турында «Ямьле» төркеме белән бер үк бал җыйганнар, «Ямьле» төркеме үтсә дә, ул вакытта Төркия белән Россия мөнәсәбәтләре начараю сәбәпле, төркем конкурска бармый калган.
4 ел «Үзгәреш җиле» фестивалендә катнашкан, «Үзгәреш җиле» фестивалендә катнашучы буларак, Нью-Йорктагы Карнеги-холл сәхнәсенә чыккан, тамашачы аны аеруча җылы каршы алган. Беренче сезонда Резеда Әхиярованың «Зәңгәр томан» (Ренат Харис сүзләре), Алинә Шәрипҗанова белән дуэтта «Олы юлның тузаны» җырын, 2023 елда Зәйнәп Фәрхетдинова белән «Әнием» җырын, үзе Луиза Батыр-Болгари белән Фирая Зыятдинованың «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарганФирүзә Гыйниятова. Илнар Миранов: «Мин үзем дә үзенчәлекле кеше һәм минем җырлавым да үзенчәлекле». Интертат, 27.05.2024.
Казанда беренче дебют концерты «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендәге Club Hotel залында 2020 елның 13 февралендә узган«Татар эстрадасына Илнар Миранов күптән кирәк иде». Интертат, 14.02.2020.
Татарча да, русча да җырлар яза. Аларны үзе генә түгел, башка җырчылар да башкара.
Иң яраткан әсәрләренең берсе ― Роберт Миңнуллин сүзләренә Резеда Әхиярова язган «Син улгәнче мине сагынырсың» җырыПевец Ильнар Миранов выложил запись своего выступления в память о Роберте Миннуллине. Татар-информ, 27.03.2020.
Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы солисты, Биектауның С. Сәйдәшев исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә вокал педагогы, Мирный бистәсе Мәдәният йорты «Импровиз» эстрада вокал студиясе педагогы булганСтудия эстрадного вокала «Импровиз». Дом культуры в жилом массиве Мирный.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2011, 2012, 2013 ― Ваһапов фестивалендә 3нче, 2нче, 1нче урын 2012 ― яшь башкаручыларның «Татар моңы» халыкара телевизион конкурсының I премия лауреаты 2013 ― Сәйдәшев исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсында Гран-при 2013 ― Әстерханда үткән Халыкара вокалистлар конкурсында Гран-при 2014 ― «Уфа дулкыны» (Уфимская волна) халыкара җыр конкурсында Гран-при ( «I Look to you» җырын башкарган)Финалисты «Уфимской Волны» берут все новые высоты. bash.news, 29.01.2021 2018 ― Әлфия Авзалова исемендәге халыкара конкурста Гран-при 2020 ― Татарстанның атказанган артисты ― музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен
Искәрмәләр
Сылтамалар Ильнар Миранов - все песни, треки и музыка исполнителя Ильнар Миранов - Найдено 63 трека Ильнар Миранов. uzgaresh.kazan-opera.ru
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Башкортстан җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары