Серра-ду-Мар () — Бразилиянең көньяк-көнчыгыш өлешендәге Бразилия яссы таулыгының тау системасыСе́рра-ду-Мар // Словарь географических названий стран Латинской Америки : Том III : С–Я / Составители: И. П. Литвин, Н. П. Данилова. — М. : Издательство «Наука», 1975. — С. 156. — 750 экз.. Атлантик океан яр буе буйлап 1500 км га — Санта-Катарина штатының төньягыннан Рио-де-Жанейро штатының төньяк-көнчыгыш өлешенә кадәр сузыла.
Үзенең геологик кыйммәте, флора һәм фауна байлыгы аркасында Сан-Паулу штатында урнашкан Серра-ду-Мар өлеше 1985 елның 6 июнендә Тарихи мирасны саклау шурасы тарафыннан Регионның тарихи мирасы исемлегенә кертелә.
Бразилия Конституциясенең 225 маддәсе § 4 нигезендә, Серра-ду-Мар, Амазония урманнары, Атлантика урманы, Пантанал һәм Яр буе зонасы белән беррәттән, илнең милли байлыгы булып тора.
География Бразилия География һәм статистика институты картасы буенча, система дүрт штат: Санта-Катарина, Парана, Сан-Паулу һәм Рио-де-Жанейро территориясендә урнашкан. Таулык территориясендә Сан-Паулу, Куритиба һәм өлешчә Рио-де-Жанейро кебек шәһәрләр бар. Шул ук вакытта Бөтендөнья кыргый табигать фонды экорегион чикләрен геологик регионнар белән чагыштырганда бераз киңрәк билгели: әлеге версия буенча Серра-ду-Марның аерым территорияләре Эспириту-Санту штатының көньягында Риу-Гранди-ду-Сул штатының төньяк-көнчыгышында, шулай ук Минас-Жерайс штатының көньягында һәм көньяк-көнчыгышында урнашкан.
Геология Атлантик океан каршында кискен өзелгән кристаллик Атлантик калканның күтәрелгән кырыеннан гыйбарәт, бу исә көнчыгыш битләргә тау сыртлары кыяфәтен бирә. Нигездә гранит һәм гнейслардан тора. Моннан 100 млн ел элек Көньяк Америка һәм Африка бүленгәннән соң, моңа кадәр Гондвананың бер өлеше була, алар арасында Атлантик океан формалаша башлый. Материкларның хәрәкәте актив таулар ясалуга китерә. Бу процесслар кысаларында Көньяк Американың бөтен көнчыгыш чиге бик нык күтәрелә, нәтиҗәдә Серра-ду-Мар һәм көньяктарак — Серра-Жерал формалаша.
Тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, Серра-ду-Мар субпараллель тау системалары һәм Серра-да-Мантикейра кыйтгасына тирәнрәк кереп урнашкан тау системалары соңгы акбур чорында, ягъни моннан 65—66 млн ел элек формалашкан.
Тау массивларының хәзерге рельефы берничә факторның нәтиҗәсе булып тора: ярылулар, тау токымнарының ныклыгы аермасы һәм явым-төшемнәрнең җилләнү йогынтысы, алар елына 2000 мм күрсәткечләргә җитә.
Экология Бразилияне европалылар басып ала башлагач, Серра-ду-Мар территориясендә урнашкан Атлантик урман хуҗалык ихтыяҗлары һәм урбанизация процессы аркасында сизелерлек кими. Урманнарның бер өлеше юкка чыгарыла, кайбер кыйммәтле хайван һәм үсемлек төрләре юкка чыга. Бразилия халкының 70% тан артыгы Көньяк-көнчыгыш һәм Көньяк төбәкләрдә яши. Галимнәр бәяләвенчә, бу төбәкләрдә беренчел урман җирләренең 8% тан да кимрәк өлеше калган. Шуңа да карамастан, Серра-ду-Мар урманнары бай биологик төрлелекне саклыйлар, бу яктан ул Амазония урманнарыннан гына калыша. Агачларның 450 төренең 70 % ы эндемиклар. Биредә имезүчеләрнең 261 төренә якын теркәлгән, аларның 73 (ягъни 28 %) эндемик булып тора. 1990 еллар ахырына Атлантик урманында приматларның 15 төре һәм 24 төрчәсе, шул исәптән ике эндемик ыругы — мирики (үрмәкүчсыман маймыллар) һәм арыслан тамариннары яшәгәнG. Dafonseca, The Vanishing Brazilian Atlantic Forest, Biological Conservation 34., 1985, pp. 17-34..
Бүген биологик төрлелекне саклау функцияләре милли табигый паркларга, экологик станцияләргә һәм резерватларга йөкләнә. 1999 елда Серра-ду-Мар Атлантик урманнары тыюлыклары территориясе (468 193 га) ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә (№ 893) кертелә.
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча тау системалары Төркем:Әлифба буенча бөтендөнья мирасы объектлары Төркем:Бразилия таулары