Ярмәкәй районы () — Россия Федерациясенең Башкортстан Республикасына керүче административ-территориаль берәмлек (район) һәм үзенең чикләрендә Ярмәкәй районы муниципаль районы () атамасы белән куллана торган муниципаль берәмлек (муниципаль район).

Административ үзәге — Ярмәкәй авылы, 2011 ел мәгълүматларына күрә биредә 4 226 кеше яши.

Тарих 1935 елның 31 гыйнварында Бәләбәй районының бер өлешендә төзелә. Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.

География Ярмәкәй муниципаль районы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын уртасында, өч төбәк (Татарстан, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе) тоташкан җирдә урнашкан. Район Ыкның уң ярында ята, район аша аның кушылдыгы — Рә елгасы ага.

Мәйданы ² тәшкил итә. Туймазы, Бәләбәй, Бишбүләк районнары белән, Татарстанның Баулы һәм Ырынбур өлкәсенең Северный районнары белән чиктәш.

Район үзәге Уфадан ераклыкта урнашкан.

Район уңдырышлы җирләргә ия, каратуфрак җирнең -тын биләп тора. Урманнар җирне били.

Халык 51 авыл бар, иң эреләре: Ярмәкәй, Спартак (), Тарказы (), 8 март ис. (), Иске Турай (), Суыккүл ().

Районның төп халыклары — татарлар, чуашлар, руслар. Шулай ук мукшы һәм удмурт авыллары бар. ЕлтатарларчуашларбашкортларрусларРус Википедиясе1939demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=20961970198920022010

Мукшылар (), удмуртлар ().

Туган тел буенча халык (2010): татар теле — , рус теле — , чуаш теле — , башкорт теле — , ар теле — . Административ бүленеш

Район җирендә туган танылган кешеләр

Җәүдәт Ильясов — язучы; Мөкәрәмә Садыйкова — татар шагыйрәсе, драматург; Риф Мөхәммәтҗанов — фольклорчы галим; Ризван Хәмид — татар драматургы; Рәис Хәннанов (Бату Гыйниятов), җырчы, үзешчән композитор. Мәсгуть Шәрифуллин — язучы; Василий Бабенко, доцент. Флера Низамова — журналист. Марат Шәрәфетдинов (1975), 2017 елдан БР урман хуҗалыгы министры. Башкортстанның атказанган урманчысы (2020). Сугыш геройлары Гариф Шабаев — җәлилче; Гали Мәҗитов.

Сәяси золым корбаннары Сәлах Атнагулов — татар гәҗитләре мөхәррире.

Спортчылар Миңневасик Абдуллин (1946), спортчы (йөгерү), педагогика фәннәре кандидаты, СССР спорт мастеры (1977), БР атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1999).

Икътисад Авыл хуҗалыгы Районда 25 эре хуҗалык, 51 фермер хуҗалыгы исәпләнә.

Авыл хуҗалыгы өчен уңышсыз килгән 2010 елда район (2009 елда ) сумлык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән. Эре хуҗалыкларга бәя туры килә (2009 елда — ), шәхси хуҗалыкларда () җитештерелгән, фермерлар () җитештергәннәр.

Районның авыл хуҗалыгына зәгыйфь матди-техник нигез, түбән уңышдырышлык, терлекчелектә түбән җитештерүчәнлек хас.

Мәгариф өлкәсе 2010 елның 1 июненә Ярмәкәй районында 24 мәктәп эшләде. Ул уку елын мәктәпләрдә 1 892 бала тәмамлаган. Аларның 971 — татар балалары.

Татар телендә 8 мәктәптә һәм 2 филиалда 271 бала белем ала. Бу татар балаларының -тын тәшкил итә. 14 мәктәптә татар телен туган теле буларак тагын 568 бала өйрәнә ().

6 мәктәптә чуаш телен 288 бала өйрәнә (). 1 мәктәптә (Күпчәнәйдә) ар теле өйрәнелә (59 бала — ). 1 мәктәптә (Яңа Сүлле) 20 бала эрзә телен өйрәнә ().

Матбугат 1935 елдан бирле татар һәм рус телләрендә «Ярмәкәй яңалыклары» / «Ермекеевские новости» дип аталган район гәҗите чыгарыла. Айга 1 тапкыр башкорт телендәге «Етегән» дигән гәҗит-кушымтасы чыгарыла.Ермекеево.Ру (Радмир Рамазанов сайты)

Сылтамалар Рәсми сайт

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан районнары