Сергей Михаил улы Миронов () — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Россия Федерация Шурасы рәисе (2001—2011), 5 чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. «Гадел Россия» фиркасе рәисе (2006—2011).
Пушкин шәһәрендә туа. 410 номерлы урта мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Индустриаль техникумга керә. 1971-1973 елларда хәрби хезмәт үти. 1974 елда Плеханов исемендәге Ленинград таулы институтына керә.
1994 елда Санкт-Петербург парламентына сайлана. 2001 елдан Россия Федерация Шурасын җитәкли.
2011 елда Сергей Миронов «Бердәм Россия»гә карата яңгыраткан сәяси тәнкыйть өчен шактый үзе тәнкыйтьләнәГрызлов: Федерация Шурасы спикеры Сергей Миронов сенатор вазифасын тапшырырга тиеш. 18 майда Петербург думасы аны урыныннан алаМиронов Федерация Шурасы рәислегеннән алынды. Шуннан аның эшчәнлеге актив опозицион булып билгеләнә.
2012 елгы Россия президенты сайлауларында катнаша.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар Сергей Миронов сайты
Төркем:Россия сәясәтчеләре Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:«Гадел Россия» әгъзалары Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары