Гөлнара Альберт кызы Мөҗипова (1972 елның 10 мае) — Татарстан сәясәтчесе. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2019—2020). «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы.
Тормыш юлы Гөлнара Мөҗипова 1972 елның 10 маенда туа. 1989 елдан 1990 елга кадәр Түбән Кама шәһәренең 300 нче номерлы даруханәсендә санитарка булып эшли. 1995 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
1996—2003 елларда «Түбән Кама шин» ААҖ техник бүлеге тәрҗемәчесе була. 2000 елдан «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖндә эшли: техник бүлеге тәрҗемәчесе (2000—2003), 1 категорияле инженер (яшьләр белән эшләү буенча) (2003—2005), беркетмә бүлегенең 1 категорияле белгече (2005—2007). 2007 елдан 2012 елга кадәр — «ТАНЕКО» ААҖ бүлек башлыгы. 2012 елдан «ТАНЕКО» АҖ профком рәисеПресс-секретарь "ТАНЕКО" возглавила профсоюз компании. 2020 елда, Санкт-Петербург шәһәренә даими яшәү өчен күчеп китү сәбәпле, Гөлнара Мөҗипова профком рәисе вазифасыннан китәОдин из ключевых руководителей «ТАНЕКО» покинул свой пост.
Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп ике тапкыр сайана: II чакырылыш (2013—2015 ) һәм III чакырылыш (2015—2019). 2019 елның сентябрендә 24 нче номерлы бермандатлы сайлау округы буенча VI нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайнаКто прошел в Госсовет РТ шестого созыва. Полный список депутатов. Дәүләт Советында социаль сәясәт комитеты һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы була. 2020 елның 23 декабрендә вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатаТатарстан Дәүләт Советыннан тагын бер депутат китте.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында Мөҗипова Гөлнара Альберт кызы . «Бердәм Россия» партиясе рәсми сайтында.
Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6 нчы чакырылыш депутатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Татарстан сәясәтчеләре